+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
13 февраль 2019, 17:36

13 гыйнвар яңалыгы

Юрматылылар «Русия чаңгы юлы – 2019» Бөтенрусия чаңгы ярышында катнашты

Шәхси ярышларда бишенче сыйныф укучылары Айгизә Сәгыйтова белән Азат Әбдерәшитов, Миләүшә Әбдерәшитова (8 сыйныф) һәм Дмитрий Писаревский (9 сыйныф) финишка беренчеләрдән булып килде. Өлкәннәр арасында мәктәп казанлыгы операторы Рәүф Кулушевка җитүче булмады.

Р. МОСТАФИНА, авыл китапханәсе китапханәчесе.


Җәмәгатьчелек советының яңа планнары һәм бурычлары

Иртәгәгә МР хакимияте каршындагы җәмәгатьчелек советының утырышы үтәчәк. Монда җәмәгатьчеләр 2019 елга советның эш планын раслаячак.


Һәр көн бәйрәм

Бала Чытырман авыл клубында һәрвакыт кеше күп. Монда әледән-әле төрле акцияләр, репетицияләр, мәдәни чаралар үткәрелә. Клубка башкорт эстрадасы йолдызлары да еш килә. Мәсәлән, шушы атнада Илнур Юламановның концерты көтелә, ә март башында Зилә һәм Хәсән Усмановлар киләчәк. Аннары район һәм авыл биләмәләре оешмалары, предприятиеләре арасында үзешчән сәнгать осталарының фестиваль-марафоны узачак. Ул республиканың 100 еллык юбилеена һәм Театр елына багышлана.


Яшь спортчылар ярышты

Районның 10 мәктәбеннән яшь спортчылар Федоровка ФОКында үткәрелгән сайлап алу ярышларында катнашты. 2-4 сыйныф укучылары мәргәнлектә, җитезлектә көч сынашты. Бала Чытырман, Юрматы һәм Гончаровка авыл мәктәпләре җиңүче дип танылды.

А. МАРАТОВА әзерләде.
Читайте нас: