+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
22 февраль 2019, 13:15

"Миллиардлы инвестиция яңача үсешкә юл алачак"

Федоровка районы хакимияте башлыгы Венер Насретдинов белән әңгәмә.
Мәгълүм булуынча, узган атнада Сочида үткән Русия инвестиция форумында башлангыч бирелгән күпсанлы инвестиция проектлары арасында Федоровка районында эре мал симертү һәм үрчетүгә махсуслашкан терлекчелек комплексы төзү буенча ниятләр турында килешүгә дә кул куелды. Документны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Inalca S.р.А. компаниясе генеральный директоры Луиджи Пио Скордамалья, “Оренбиф” җәмгыяте генеральный директоры Марино Курра һәм “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте генеральный директоры Фабрицио Ванди имзаладылар.
Килешүгә ярашлы, Италиянең Cruppo Cremonini холдингы составына керүче компанияләр 2019-21 елларда Башкортстанда гомум мәйданы 104 гектар булган комплекс төзүне планлаштыра. Проект 2-6 айлык бозауларны фермер, шәхси хуҗалыклардан, авыл хуҗалыгы оешмаларыннан сатып алуны һәм, аларны 18 айга кадәр үстереп, холдингның мал чалу цехына озатуны күзаллый. Гомум инвестицияләр күләме 4 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Федоровка төбәгенә шундый эре инвесторны җәлеп итү ничек мөмкин булган, проект ни рәвешле тормышка ашырылачак һәм районның социаль-икътисади үсешендә ул нинди нәтиҗәләр, яңа офыклар белән билгеләнәчәк? Гомумән, район бүген нинди сулыш, киләчәккә нинди өстенлекле бурыч-максатлар белән яши? Шушы һәм башка сораулар белән без Федоровка районы хакимияте башлыгына мөрәҗәгать иттек.
— Венер Фәритович, моңа кадәр районда шушы рәвешле эре проектларның тормышка ашырылганы булдымы? Италиянең Cruppo Cremonini холдингын эре инвестор сыйфатында төбәккә җәлеп итүгә ничек ирешелде?
— Федоровка районы өчен бу, чыннан да, моңа кадәр күрелмәгән гаять эре инвестиция проекты булып тора. Бу җәһәттән холдинг составына керүче “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте белән эшлекле сөйләшүләр әле 2017 елдан ук алып барылды. Былтыр исә ике арада ирешелгән килешүләр нигезендә проект документлары өстендә колачлы эш җәелдерел-де. Әлеге вакытта алар экспертиза үтә һәм апрель ахырына проект документлары буенча тиешле карарлар кабул ителер, дигән ышанычта торабыз.
Башкортстанга гаять зур инвестиция проекты белән килүче Cruppo Cremonini холдингы, аерым алганда, Федоровка районында ит терлекчелегенә махсуслашкан һәм 9 мең баш үгез симертүгә исәпләнгән заманча комплекс төзергә ниятли. Покровка авылы янында барлыкка киләчәк комплекс төзелешенә бер миллиард сумнан күбрәк инвестиция салыначак. Шуны да әйтергә кирәк: яңа комплекс ниндидер элекке хуҗалыклар нигезендә түгел, ә кола яланда, ягъни тулысынча яңа баштан төзеләчәк. Бу җәһәттән “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте районда инде бүген үк 2 мең гектарны арендалый.
Мондый эре инвесторны төп-кел төбәккә җәлеп итүгә ничек ирешелде, дигән сорауга, тәү чиратта, республика җитәкчелеге тарафыннан алып барылучы колачлы инвестицион эшчәнлек нәтиҗәсендә, дип әйтер идем. Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең Юлламасында, төбәккә инвестицияләр җәлеп итүнең һәр җитәкче-нең өстенлекле бурычы булуын ассызыклап, һәр урында моның өчен уңайлы мохит, яхшы шартлар тудыру мөһимлеген билгелә-де. Без Федоровка районында эшчәнлегебезне нәкъ шушы принципларга нигезләнеп корабыз һәм, күренүенчә, мондый стратегия анык нәтиҗәләрен дә бирә.
Ә инде әлеге проектны тормышка ашыруның социаль-икътисади әһәмиятенә килгәндә, ул гаять зур булыр дип ышанам. Беренчедән, районда зур җитеш-терү комплексы калкып чыгачак. Димәк, яңа эш урыннары барлыкка килә-чәк. Икенчедән, симертелгән үгезләрне яхшы хакка сатып алучы һәм эшкәртүче булгач, урындагы хуҗалыкларда, фермерларда, шәхси мал асраучыларда терлекчелекне үстерүгә һәм бу юнәлештә максатлы шөгыльләнергә кызыксыну артачак. Әйткәндәй, Фрунзе исемендәге хуҗалык, “Ленар” җәмгыяте инде бүген үк бу юнәлештә яхшы эшчәнлек үрнәге күрсәтә. Өченчедән, районда мондый эре җитештерү предприятиесе барлыкка килү салым түләү-ләре рәвешендә урындагы казнаны да сизелерлек баетачак. Ягъни гомумхалык мәнфәгатьләрендәге һәртөрле социаль программаларны тормышка ашыру өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр ачылачак.
— Бу җәһәттән район бүген нинди сулыш белән яши? Казна мөмкинлекләре ниятләгән барлык мөһим социаль бурычларны да тормышка ашыру мөмкинлеге бирәме?
— Үткән елда районның керемнәр буенча тупланган бюджеты 482,9 миллион сум тәшкил итте һәм 100,1 процентка үтәлде. 2017 елга карата үсеш 15 процент тәшкил итте. Салым һәм салым булмаган керемнәр буенча план үтәлеше 106,4 процент булды. Ягъни югарыда әйтелгәннәргә куәт: районда салым базасын арттыруга юнәлтелгән эшчәнлегебез акрынлап анык нәтиҗәләрен бирә һәм, әлбәттә, социаль бурычларны үтәү өчен киңрәк мөмкинлекләр ача.
Бу юнәлештә иң зур урынны исә, әлбәттә, ил һәм республика Хөкүмәтләре ярдәме белән тормышка ашырылучы дәүләт проектлары һәм программалары алып тора. Мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында гына да ике ел эчендә 14 проектны тормышка ашырдык. Ягъни шушы кадәр мәктәпләр, клуб учреждениеләре, юллар, спорт, балалар мәйдан-чыклары төзекләндерелде. Әлеге вакытта исә Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан республика Хөкүмәте ярдәме белән район үзәге Федоровкада бассейн төзе-леше колач алды.
Коммуналь өлкәгә килгәндә без республикада тәүгеләрдән булып күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итү буенча консессия килешүен тормышка ашырдык. Бу максатта бюджет исәбенә 3 блоклы казанлык төзелде. Әлеге килешүне тормышка ашыру җылыту өчен киткән чыгымнарны ике тапкыр киметү мөмкинлеге бирде.
Янә килеп, мөһим эшләрдән былтыр 6 километр юл төзекләндерелүен әйтергә мөмкин. Кирюшкино авылы фермасына юл салып, ике куянның койрыгын бергә тоттык дияр идем. Биредә сөтчелек терлекчелеген үстерүгә юнәлтел-гән инвестиция проекты алга таба Ашкадар елгасы аша күпер салуны да күз уңында тота. Ә бу авыл халкын бик нык борчыган мөһим социаль мәсьәләне хәл итәчәк — авылның ике өлешен тоташтыручы яңа күпер барлыкка киләчәк. Юкса, әлеге күпер 60нчы елларда төзел-гән һәм ярыйсы ук искергән.
Торак төзелешенә килгәндә, республиканың Торак төзелешен үстерү фонды белән берлектә былтыр район үзәгендә аз якланган категория гражданнар өчен сигез фатирлы йорт файдалануга тапшырылды. 1000 һәм аннан да күбрәк кеше яшәүче торак пунктларда ихаталарны төзекләндерү буенча Хөкүмәт ярдәме белән тормышка ашырылучы программага да актив кушылдык. Былтыр гына да Федоровка авылында — 5, Бала-Чытырман авылында 2 йорт ихатасы төзекләндерелде. 2017 елда Бала-Чытырман авылында капиталь ремонттан соң Күпфункцияле ял һәм күңел ачу үзәге ачылуын, Федоровка авылында 3Д форматта күрсәтүче кино залы эшли башлавын да зур казаныш дип санарга тулы нигез бар.
— Күренүенчә, район дәүләт тарафыннан булдырылган һәр мөмкинлекне, ярдәм программаларын гомум территория үсеше өчен нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Бүген Федоровка районы халкы да акчаны, китереп биргәнне көтмичә, үзе эшләп табарга өйрәнә, дип әйтеп буламы?
— Була. Һәрхәлдә, районда эшкуарлыкны үстерүгә, халыкның активлыгын арттыруга иң җитди игътибар бирелә. Әйтик, былтыр гына да без бирелүче грантлар-ның санын да, күләмен дә ике тапкыр арттырдык. Ягъни эшлекле 6 кеше шундый ярдәм алды. Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Мәгълүмат-консультация үзәге белән берлектә районда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары төзү буенча да колачлы эш алып барыла. Былтыр бу юнәлештә 5 заявка биргән булсак, шуларның дүртесе канәгатьләндерелеп, әлеге эшне оештырырга грант алды.
Янә килеп, районда малтабарлар муниципаль милектән нәтиҗәле файдалана алсын өчен уңайлы мохит булдырыла. Әлбәт-тә, эшкуарларга, гомумән, район үсеше өчен янып йөрүче һәркемгә карата шундый уңай мөнәсәбәт булдыру эзсез үтмәс, яңадан-яңа башлангычлар, күркәм нәтиҗәләр белән билгеләнер, дип ышанам.
— Район җитәкчелеге халык белән һәрвакыт шушы рәвешле бер йөгәндә булгач, димәк, борчулы сигналлар, шикаятьләр дә күп түгелдер. “Инцидент” системасына сезнең төбәктән күп язалармы?
— Шуны өзеп әйтә алам: урындагы мәсьәләләрне без урында хәл итәргә тырышабыз. Һәрхәлдә, ниндидер мәсьәлә белән авыл яисә район хакимиятенә мөрәҗә-гать иткән һәркем анда тиешле аңлау һәм яклауны мотлак табачагын яхшы беләдер, дип уйлыйм. Шәхсән минем телефонга һәркем турыдан-туры шалтырата ала. Республика җитәкчесе Радий Хәбиров сүзләре белән әйтсәк, “безнең өчен читләр юк, һәркем кадерле һәм һәркем мөһим!” Бу Федоровка районында еллар дәвамында шулай килгән һәм алга таба да, һичшиксез, шулай булыр дип уйлыйм.
— Венер Фәритович, авыл җирендә сәламәтлек саклау учреждениеләрен һәм мәктәпләрне белгеч-кадрлар белән тәэмин итү мөһим мәсьәләләренең берсе булып тора. Сезнең районда бу мәсьәлә ничек хәл ителә?
— Бу мәсьәлә, чынлап та, бездә дә бар. Әмма без аны кулдан килгәнчә хәл итү хәстәрен күрәбез. Әйтик, былтыр районга өч табиб эшкә кайтты. Аларны җәлеп итү максатында гаиләле парга эш фатиры бирдек. Калган ике хезмәткәрнең торак өчен чыгымнарын исә Үзәк район дәваханәсе күтәрә. Мәсьәләне нәтиҗәлерәк хәл итү максатында бүген безнең баланстагы торак булмаган бинаны торак итеп үзгәртеп төзү буенча эш җәелдерелде. Шул рәвешле, районга эшкә кайтучылар өчен үз тулай торагыбыз һәм 5-6 фатир булачак.
Әлбәттә, уңайлыклар тудыру да игътибар үзәгендә. Былтыр, мәсәлән, “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында Юрматы авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндердек. Быел Новоселкада шундый ук эш башкарылачак. Барлык ФАПларда да казанлыклар алышырылды, аларда тие-шенчә җылы, уңайлы.
Мәгариф өлкәсендә исә бүген химия, физика, математика укытучыларына, тренерларга кытлык кичерәбез. Аграр белгечләргә дә ихтыяҗ зур. Медицина, мәгариф, аграр өлкәләргә яшь белгечләрне җәлеп итү, үзебездә калдыру максатында алар белән турыдан-туры очрашып сөйләшү, кызыксындыргыч тәкъдимнәр белән чыгу гадә-тен керттек. Шуңа да әлеге башлангычларыбыз нәтиҗәсез калмас дип ышанам.
— Венер Фәритович, ки-ләчәккә карап эш итүче яшь җитәкче буларак, Федоровка районының арытабангы үсеш офыкларын ничек күзаллыйсыз, нинди стратегик бурыч-максатлар куясыз?
— Сүз дә юк, Федоровка райо-нының арытабангы үсеше, беренче чиратта, аграр тармак белән бәйле. Бу уңайдан “АгроСакмара Башкирия” җәмгыяте тормышка ашырачак эре инвестиция проекты турында әйтеп үтелде инде. Шуңа бәйле, алдагы чорда районда ит терлекчелеге өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелер дип уйлыйм, чөнки хуҗалыкларга мал симертү белән шөгыльләнү һәм шуңардан тиешле табыш алу өчен киң мөмкинлекләр ачылачак. Федоровка районын бүген инде бөтен дөньяга таныткан “Башкирский гусь” предприятиесендә кошчылык продукциясе җитештерү юнәле-шендә дә бик күп кызыклы проектлар бар. Минем фикеремчә, биредәге икътисади сәясәт тагын да күбрәк төр продукция җитеш-терүне үстерү, тагын да күбрәк базарларны яулауга киң юл ачачак.
Янә килеп, иң куәтле аграр предприятиеләрнең берсе — “Азат” җәмгыяте базасында инде быел ук үзләренең сыр җитештерү производствосы эшкә кушылырга тиеш. Ишбүләк авылында оешкан “Бүләк” авыл кулланучылар кооперативы исә әлегә чәк-чәк, хәләл ит продукциясеннән ярымфабрикатлар җитештерүне үзләштерсә, якын чорда үзләрендә үстерелгән җиләк-җимешне туңдырып, республика, ил сәүдә нокталарын файдалы продукция белән ел дәвамында тәэмин итүче куәтле базага әйләнер дигән максат куябыз. Шулай ук, балыкчылыкны үстерү өчен дә бездә тиешенчә файдаланылмаган куәтләр байтак.
Әлеге максатларга ирешү өчен бүген аграр тармактан башлап, барлык өлкәләрдә дә производствоны модернизацияләү бара. Шунсыз үсешкә дә, социаль өлкәдә дә сизелерлек казанышларга ирешеп булмый. Бер сүз белән әйткәндә, без производствоны үстерү аша социаль тормышны яхшыртуга йөз тотабыз. Ил һәм республика җитәкчелеге билгеләгән төп өстенлекле бурычны без шунда күрәбез!
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Барлык мөһим башлангычларыгызда да уңышлар юлдаш булсын!
Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.
"Кызыл таң"нан.
Читайте нас: