Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
12 март 2019, 18:13

Өчбүләклеләр булдыра

Хатын-кыз дөньяны коткарыр!

Хатын-кыз дөньяны коткарыр!Өчбүләкнең тәвәккәл кызы Зөлфия Насыйрова туган авылының социаль-икътисади иминлеген һәм аның киләчәк язмышын үз кулына алырга карар иткән.
Күренекле урыс әдибе Федор Достоевскийның “Матурлык дөньяны коткарыр” дигән канатлы сүзләрен белмәгән кеше, мөгаен, юктыр. Хатын-кызның, беренче чиратта, матурлык, гүзәллек символы булып торуын исәпкә алганда, “Хатын-кыз дөньяны коткарыр” дигән гыйбарә дә мантыйкка каршы килми кебек. Һәрхәлдә, Мәләвез шәһәрендәге җылы фатирын, өстәл артыннан тормый гына башкара торган эшен калдырып, бер ел элек төпкелдәге туган авылын — Өчбүләген күтәрергә кайткан, кыска гына вакытта киң колач белән малтабарлык эшчәнлеген җәелдереп, бүген инде яңадан-яңа базарларны яулый барган Зөлфия Насыйровага карап, шулай дияргә тулы нигез бар!
— Туган авылымның күпгасырлык бай тарихы бар. Элек-электән биредә кәсепчелек, малтабарлык, сәүдәгәрлек киң үсешкән булган. Без үскән елларда да авылда күмәк хуҗалык гөрләп торды, беркем дә эш эзләп читкә, Себер якларына чыгып китмәде. Кызганычка каршы, узган гасырның 90нчы елларында башланган үзгәртеп корулар Русиядәге дистә меңләгән авыллар белән беррәттән, Өчбүләкнең бәкәленә дә нык сукты. Берничә вак җитештерүчене исәпкә алмаганда, авылда тернәкләнеп хезмәт салу өчен эш урыны юк. Шуның нәтиҗәсендә яшьләр дә биредә калмый, авыл күзгә күренеп картая. Әлеге күренешкә берничә ел күңелем бик нык әрнеп йөрде. Һәм менә, икътисад өлкәсендә дә, юридик яктан да тиешле белем алып, исәп-хисап, салым тармагында дистә еллап эшләп тәҗрибә туплаганнан соң, 2017 елда ныклы карарга килдем: мин Өчбүләкне күтәрергә, туган авылым халкының социаль-икътисади иминлеген тәэмин итәргә тиешмен! Әлеге эш шуннан башланып китте, — дип таныштырды малтабарлыкка килүе тарихы белән Зөлфия Рәфкать кызы.
Бәхеткә күрә, тәвәккәл ханымның әлеге башлангычын Мәләвездә табиб булып эшләүче ире Дамир белән ике кызы да, Өчбүләктә гомер кичерүче инде өлкәнәеп баручы әти-әнисе дә, район һәм авыл хакимияте җитәкчелеге дә, авылдашлары да аңлап һәм хуплап кабул итә.
Чәкчәк пешерү осталары Миләүшә Фәйзуллина, Гөлназ Рәхимова һәм Гөлнар Латыйпова.Эшне нидән башларга соң? Малтабарлык эшчәнлеген кайсы юнәлештә җәелдерергә? Озын-озак уйлаганнан соң милләт җанлы Зөлфия Насыйрова шундый ныклы карарга килә: Өчбү-ләк Федоровка төбәгендә иң зур татар авылы икән, димәк, ул якын-тирә районнарда, республикада да, тәү чиратта, татар чәкчәге белән танылу алырга тиеш! Әйткән сүз — аткан ук. Кыска гына вакытта элекке колхоз идарәсе бинасындагы ике бүлмә арендага алынып, анда кулинария цехы ачу өчен тиешле төзекләндерү эшләре җәел-дерелә. Иренең яңа машинага дип җыйган 400 мең сум акчасы да, аның янына район бюджетыннан бирелгән 100 мең сумлык финанс ярдәме дә бүлмә-ләрне рәткә салып, тиешле корылмалар сатып алып урнаштыру өчен бик ярап куя. Ә инде Зөлфия Насыйрова үзе дә, гаиләсе дә, әти-әнисе дә цехны ачуга әзерләгән көннәрдә биредә осталар белән чын мәгънәсендә кунып эшлиләр. Аның каравы, 2018 елда соңгы елларда тормышы тоныкланып барган Өчбүләккә ямь һәм җанлылык өләшеп, авыл уртасында “Бүләк” кулинария цехы калкып чыга.
Шул рәвешле бүген шәхси эшкуар “Насыйрова” цехында 250 граммлы савытларда көн саен 200 данә чәкчәк җитеш-терелә. Моннан тыш, бүген инде Зөлфия Насыйрованың осталары бавырсак, башка тәм-том җитештерүне дә ныклап үзләштергән. Аларга да ихтыяҗ зур. Цехтагы янә бер юнәлеш: чын авыл итеннән хәләл продукция — ярымфабрикатлар җитештерүгә алынганнар. Моның өчен Зөлфия Насыйрованың әтисе Рәфкать ага итне фәкать авыл халкыннан җыя һәм сатып ала икән. Үз чиратында, бу өчбүләк-леләргә малны күбрәк асрый башларга этәргеч биргән. Ярымфабрикатларга бернинди соя һәм химик өстәмәләр кушылмый, пилмәннәргә кадәр кул белән эшлиләр. Аның каравы, Өчбүләк малтабары җитештергән продукция кайда да зур сорау белән файдалана.
— Чәкчәк һәм бавырсак белән әлегә Федоровка, Мәләвез, Ишембай, Стәрлетамак базарларын яуларга өлгердек. Уфаны яуларга да исәп бар. Шәхси заказлар да артканнан-арта: туйлар һәм дини бәйрәмнәр чорында заказлар аеруча күп. Андый вакытта 9дан 6га кадәр генә түгел, чын мәгънәсендә кунып эшләргә туры килә. Ит продукциясе белән район үзәгендәге “Уют” сәүдә комплексындагы үз ноктабызда сату итәбез. Дөресен әйтәм, әлегә чын, табигый иттән эшләнгән пилмәннәргә федоровкалылар ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә алмыйбыз, чөнки тәүлегенә 25 килограмм гына җитештерәбез. Киләчәктә, әлбәттә, җитештерү күләмен тагын да арттыру, яңа базарлар яулау максаты куябыз, — ди Зөлфия Насыйрова.
Әлеге вакытта “Бүләк” кулинария цехында сигез кеше хезмәт сала. Ягъни инде бүген үк Зөлфия Рәфкать кызы шул-кадәр авылдашын эшле һәм ашлы итәргә өлгергән. Бу җәһәттән ул барлык мәсьәләләрдә дә төп терәге дә, аркадашы да булган Миләүшә Фәй-зуллинага, Гөлнар Латыйповага, Фәридә Насыйровага, Газинур Рәхмәтуллинга, Гөлназ Рәхи-мовага һәм, әлбәттә инде әти-әнисенә һәм гаиләсенә чиксез рәхмәтле булуын белдерде.
Шул ук вакытта, кулинария цехы булдыклы малтабар Зөлфия Насыйрова эшчәнлегендә мөһим эшнең башы гына дияргә дә мөмкин. Бүген ул үзе кебек булдыклы һәм эшкә оста авылдашларын җәлеп итеп, “Бүләк” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзү мәшәкатьләре белән дә мәшгуль. Әлегә аның составына 12 кеше кергән.
— Максат — колхозның элекке ташландык җиләк-җимеш бакчасын үзебезгә алып, анда киң колачлы эшчәнлек җәел-дерү. Аерым алганда, инде быел ук яздан тиешле эш башлап, анда карлыган, бакча, кура җиләге үстерү максаты куябыз. Яңа өлгергән җиләк-җимешне туңдырып, республиканың һәм илнең эре сәүдә базаларына озату өчен дәүләттән бирелгән 1 миллион 80 мең сумга туңдыру камерасы сатып алдык. Ул быел без тулысынча арендаларга җыенган 400 квадрат метр мәйданлы элекке колхоз идарәсе бинасына урнаштырылачак. Өчбүләк бакчасында үскән җиләк-җимешне “Башкирская ягода” маркасы астында сәүдәгә чыгарырга ниятлибез. Икенче юнәлеш — арытаба җиләк-җимешне консервалап сәүдәгә чыгаруны да җайга салачакбыз. Иң мөһиме — әлеге башлангычларыбызга дәүләт тарафыннан да, район һәм авыл хакимиятләреннән дә тиешле ярдәм һәм хуплау бар. Шуңа без билгеләнгән максатларга мотлак ирешербез, Өчбүләкнең данын дөньяга ук булмаса да, республикада һәм илдә танытырбыз, аның халыкның социаль-икътисади яшәешен бөтенләй яңача баскычка чыгара алырбыз дип ышанам, — ди киләчәккә олы максатлар куеп эш итүче булдыклы малтабар Зөлфия Насыйрова.
Әйе, изге максатка юлда эшнең авырлыгы да, күп вакыт гаиләсеннән читтә булырга туры килү дә, көн саен руль артында Мәләвез-Өчбүләк арасында 150 километр юл үтү дә туктатмый тәвәккәл һәм булдыклы ханымны. Чөнки ул кендек каны тамган туган авылын күтәрүне, аның киләчәген бар һәм имин итүне максат итеп куйган. Зөлфия Насыйрова кебек мондый тәвәккәл һәм булдыклы хатын-кызлар, чыннан да, аерым бер авылны гына түгел, дөньяны да коткарырга сәләтле!
Илдар Фазлетдинов.
"Кызыл таң"нан.
Читайте нас в