Салкыннар җитү белән авылларда һәр йортта диярлек башланган каз өмәсен күчәрбайлылар күрше-тирә районнардан кунаклар чакырып, матур бәйрәм итеп күрсәтергә булган. Федоровка районыннан “Ағинәйҙәр” клубы рәисе Миңсара Исәнгулова, Илзирә Әлимгуҗина, Әлфия Юлготлина, Бибинур Кәримова чарадан бик уңай тәэссоратлар белән кайтканнар. - Безнең башкорт-татар халкы арасында киң таралган бу йоланы күчәрбайлылар бик оста күрсәтте. Сәхнәдә каз йолктык, арасында җырлары, такмаклары да булды. Соңыннан казларны көянтәләргә элеп, күмәкләшеп чишмәгә аларны чайкарга бардык. Анда барыбыз да белгән, киң таралган “Каз канаты” җырын җырлый-җырлый атладык, - дип сөйли чара турында Миңсара Исәнгулова.
Якташларыбыз каз тәпиенә эчәк урау, каз канатын сыдыру конкурсларында да катнашкан. Шулай, халык бәйрәме барганда башкалардан читтә калып буламы соң? Җыр-биюләр, ярышлар, уен-көлке булган бәйрәм федоровкалыларның күңеленә хуш килгән.