+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
31 гыйнвар 2020, 11:25

Башкортстан каләмнәр җитештерү өчен такталар ташый

2019 елда республикабыз 1,2 млрд сумга товарларны экспортка җибәргән, транспорт хезмәтләре хакы 75,3 млн сум тәшкил иткән.

2019 елда республикабыз 1,2 млрд сумга товарларны экспортка җибәргән, транспорт хезмәтләре хакы 75,3 млн сум тәшкил иткән. Башлыча Башкортстан предприятиеләре химик сәнәгать, агросәнәгать продукциясе, нефть-газ секторы өчен җиһазлар, металлар, такта материаллары, күмер, үлчәүләр, азык-төлек, пыяла, каплар, вертолетлар һәм берничә уникаль товар: каләмнәр җитештерү өчен такталар, сәүдә үзәкләре өчен сатып алучыларны исәпләү счетчиклары һ.б. экспортлаган.
Республика хөкүмәте экспортерларга дәүләт ярдәме буенча чаралар исемлеген киңәйтергә планлаштыра. 2019 елның җәендә республикада экспортерларның чыгымнарын өлешләтә субсидияләү программасы башланган иде. Шулай ук эшкуарларга товарларның ярашлылыгын раслауга һәм менеджмент системаларының чит илдә гамәлдә булган стандартлар таләпләренә ярашлылыгын сертификацияләүгә чыгымнарының бер өлешен капларга тәкъдим итәләр. Бу чаралар Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
#ХалыкараКооперацияҺәмЭкспорт
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык чыганагы: mkset.ru
Читайте нас: