+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
3 февраль 2020, 13:40

Милли проект юллар төзергә һәм ремонтларга ярдәм итә

Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында тугыз миллиард сум федераль акча бүлү һәм тотыну планлаштырыла.

Башкортстанда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында тугыз миллиард сум федераль акча бүлү һәм тотыну планлаштырыла.
Бу акчаларга Уфа шәһәренә көньяктан керү юлын төзүне, Агыйдел елгасы аша күпер салуны, башкаланың кайсы бер урамнарын, юлларын төзекләндерүне дәвам итәчәкләр.
Узган елда бүленгән биш миллиард сумнан артык акча исәбенә 353 объект төзеделәр һәм яңарттылар, 388,5 чакрым автомобиль юлларын ремонтладылар. Объектлар сыйфат тикшерүен дә узачак. Әгәр дә җитешсезлекләр ачыкланса, подрядчылар аларны бетерергә тиеш булачак.
#ХәвефсезҺәмСыйфатлыЮллар
#ЮлларныРемонтлау
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык чыганагы: https://srgazeta.ru/
Фото: “Ашкадар таңнары”
Читайте нас: