+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
5 февраль 2020, 11:15

“Чиста су” программасы гамәлдә

Башкортстанда ярты миллионнан артык кеше сыйфатсыз су эчәргә мәҗбүр. Статистикага ярашлы, һәр җиденче кеше чиста эчәр су белән тәэмин ителмәгән.

Башкортстанда ярты миллионнан артык кеше сыйфатсыз су эчәргә мәҗбүр. Статистикага ярашлы, һәр җиденче кеше чиста эчәр су белән тәэмин ителмәгән. Бу турыда ProUfu нәшрияты язган иде.
Уфа, Салават, Агыйдел, Күмертау, Межгорье, Нефтекамск, Октябрьский, Сибай һәм Учалы кебек шәһәрләрдә эчәр су белән проблемалар юк. Ә менә Бөредә, Стәрлетамакта, җиде районда тазарту корылмаларын яңартуга игътибар бүләргә кирәк. Шулай ук гамәлдәге су белән тәэмин итү системаларының 69 процентка искерүе дә билгеләнгән. Объектларны ремонтлауга һәм төзүгә бер миллиардтан артык акча бүленәчәк. Ә барлыгы “Экология” милли проектының “Чиста су” программасы буенча Башкортстан Республикасына 4,25 млрд сум бүленәчәк. 2024 елга кадәр чиста эчәр су белән халыкның 92,5 процентын тәэмин итәргә ниятлиләр.
#ЧистаСу
#ЭкологияМиллиПроекты
#МиллиПроектларБашкортстан
Яңалык чыганагы: https://ogniagideli.rbsmi.ru/
Читайте нас: