+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
2 март 2020, 18:12

Күңел ачтылар

Фёдоровка районының Дедово авылында Масленица уздыБорынгы славян бәйрәмен үткәрү монда традициягә әверелгән. Бу юлы да мәдәният йорты каршындагы мәйданга кечесе дә, олысы да җыелды. Иртәннән клуб мөдире, китапханәче һәм “Селяночка” түгәрәге әгъзалары уеннар, кызыклы конкурслар белән театральләштерелгән тамаша әзерләгән. Монда барысы да бик теләп катнашты.

Фёдоровка районының Дедово авылында Масленица узды
Борынгы славян бәйрәмен үткәрү монда традициягә әверелгән. Бу юлы да мәдәният йорты каршындагы мәйданга кечесе дә, олысы да җыелды. Иртәннән клуб мөдире, китапханәче һәм “Селяночка” түгәрәге әгъзалары уеннар, кызыклы конкурслар белән театральләштерелгән тамаша әзерләгән. Монда барысы да бик теләп катнашты.
Әкият геройлары да читтә калмаган. Төрле ярыш-конкурсларда катнашучылар үзләренең көчен, җитезлеген күрсәтте. Балалар атта йөрүдән дә канәгать калды. Ярышлардан соң самовар чәе эчеп, тәмле-тәмле сыйлардан авыз итте халык.
Барысы да Кыш карачкысы януын күзәтте. Бергәләп “Сау бул, Масленица” җырын җырлап әйләнде.
Читайте нас: