+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
13 март 2020, 10:38

Җиңү кайтавазы мәңгелек

Күптән түгел Фёдоровка районының Әтәч авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте.

Күптән түгел Фёдоровка районының Әтәч авылында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте.
Сугыш елларында, аннан соңгы елларда халыкның иңенә никадәр зур авырлыклар төшүен нинди генә сүзләр белән әйтсәк тә аз булыр. Өлкән буын кешеләре нинди генә бәхетсезлекләр, ачлык-ялангачлык, җимерекләр күрмәгән дә, нинди генә авыр шартларда яшәмәгән! Бөек Ватан сугышы китергән югалтуларны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Чараны алып баручы А. Мөхәммәтшина бу турыда, тылдагы тормыш, сугыш балаларының ачы язмышы турында бәян итте. Н. Гәйнуллин, З. Ханнанова, Р. Гәйнуллина, Р. Калабухов, Г. Мөхәммәтшина Вера Карасёваның “Про Любочку и про её маму” әсәрен оста театральләштереп, тамашачыны 40-нчы елларга алып кайтты. Алар Ленинград блокадасын, аның сөземтәләрен артистларча сынландырды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә багышлап, Н. Шәмсетдинова, Н. Гәйнуллин, А. Мәхәммәтшина Муса Җәлилнең “Ана бәйрәме” шигырен театральләштерде.
Совет халкына җиңү, кызганычка каршы, зур югалтулар аша бирелгән. Күпләрнең якыннары сугышта һәлак булган, хәбәрсез югалган. Сугыш чоры балаларына да җиңел булмаган, алар олылар белән бергә Җиңүне якынайтырга тырышкан. М. Вәлиева, Н. Искәндәрова бу вакытларны елап искә алды, тамашачылар да ваемсыз калмады. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәмсетдинов Әбдрәфыйк Нәфыйк улына багышлап, кызы Гөлнур шигырь сөйләде. Н. Шәмсетдинова, Г. Каһарманова, укучылар башкарган җырлар чарага тагы да ямь өстәде. Шулай ук тамашачылар “Сугыш турында хәтер йөрәкләрдә һәм китапларда” күргәзмәсе белән танышып, укырга китаплар сайлап алды.
Читайте нас: