+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
13 март 2020, 14:38

Спортзалда вакытларын файдалы һәм күңелле үткәрәләр

Фёдоровка районы Динес авылында яшьләр дә, олылар да спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба.

Фёдоровка районы Динес авылында яшьләр дә, олылар да спорт белән шөгыльләнергә вакыт таба.
Динес авылы элек-электән иң тырыш авылларның берсе дип санала, һәм бу шулай да. Моңа тагын да бер дәлил: барысының да гаиләләре, балалары, йорт мәшәкатьләре, сарай тулы мал-туарлары булуга карамастан, биредә яшьләр дә, олылар да спортзалга волейбол һәм баскетбол уйнарга йөри.
“Тәүдә Финсур Кантимеров күнекмәләр ясата, шуннан соң Ильдар Йосыпов командаларга бүлә. Иң кызыгы шуннан башлана да инде. Без бөтен күңелебезне биреп, туптан күзебезне дә алмыйча уйныйбыз. Әй кызык, әй рәхәт! Тырыш кеше барысына да өлгерә: эшләргә дә, ял итәргә дә. Теләк кенә булсын. Спортзалга хәтта парлап та төшәләр. Мәсәлән, Финсур һәм Минзәлә Кантимеровлар, Нияз һәм Сәрвәр Сабитовлар, Мөнир һәм Зәйтүнә Гаффаровлар. Безгә башкалар да кушылса, бик әйбәт булыр иде. Сәламәт тәндә - сәламәт рух”, - ди Динес авыл советы авыл биләмәсе белгече Разалия Сәйфуллина.
Читайте нас: