Фёдоровка 1нче мәктәбенең өченче сыйныф укучылары (җитәкчеләре А.Г. Прокудина) «Саклаучылар, алга!» уен-конкурсының зональ этабында катнашты. Укучыларга дәресләрдә һәм балалар-үсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясендә занятиеләрдә алган белемнәре ярыш вакытында урынлы булды. Алар яхшы әзерлек күрсәтте һәм дипломнар белән бүләкләнде.