+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
30 март 2020, 19:10

Пенсия фонды идарәсе эшли, ләкин...

Башка оешма һәм учреждениеләр кебек үк, Пенсия фонды идарәсе дә шартлы режимда эшләүгә күчте.

Башка оешма һәм учреждениеләр кебек үк, Пенсия фонды идарәсе дә шартлы режимда эшләүгә күчте. Ләкин, ул эшен туктатмаячак, чөнки аның эшчәнлегенә халыкның иминлеге бәйле. РФ Президенты Путинның Указыннан соң, күпбалалы гаиләләргә һәм башка категория гражданнарга түләүләр нәкъ алар аша түләнәчәк бит. Пенсия фондының урындагы идарәсендә 16 хезмәткәрнең сигезе эш урынында. Алар клиентларга «Госуслуги. ру.»порталы аша хезмәтләр күрсәтә. Фондның район идарәсе начальнигы Самат Әхмәров әйтүенчә, барлык хезмәткәрләр дә битлекләр белән тәэмин ителгән. Килгән клиентларны бинага берәрләп кенә кертәләр.
Моннан тыш, бина даими дезинфекцияләнә. Клиентларның күпчелеге пенсиянерлар булуын исәпкә алганда, монда барысы да яхшы оештырылган. Пенсия фонды клиентларын тиешенчә кайгырта. Кешеләр үзләре дә проблеманы аңлап, саклану чараларын күрер, дип өметләнәбез.

Читайте нас: