+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
2 апрель 2020, 17:44

Яшь буын якташлары белән горурлана һәм онытмый

Фёдоровка районы Батыр авылында март аенда ук тантаналы рәвештә «Герой партасы» ачылды. Шушы исемдәге Бөтенрусия акциясе «Бердәм Русия» партиясенең «Ватан Геройлары- Башкортстан горурлыгы» проекты кысаларында республика мәктәпләрендә тормышка ашырыла. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры китереп эшләнә.

Аны мәктәп музее җитәкчесе Эльвира Акчурина оештырган.
«Герой партасы»н ачуга мәртәбәле кунаклар – Михайловка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Венер Акчурин, авыл мәдәният йорты мөдире Илдус Халитов, китапханәчеГөлнара Халитова чакырылды.
Барысының да игътибары Габдразыйк Байегетовка, Сынтимер Багаевка, Тәнзилә Багаевага җәлеп ителгән иде. Алар - сугыш урлаган балачак авырлыкларын кичергән, кечкенә йөрәкләре аша ачы язмыш кичергән кешеләр. Көчләре җитмәстәй эшләр башкарган, аларны язмыш ныклыкка сынаган, туганнарын тартып алган. Алар сынмаган-сыгылмаган, ә киресенчә, чыныккан, зирәгрәк була барган, Үзләренең авыр балачагы турында яшь буынга да бәян иттеләр, тырышып укырга кирәклеген, «Герой партасы» артында бары тик лаеклылар гына утырырга хаклы булуын әйттеләр.
Читайте нас: