+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
6 апрель 2020, 22:10

Интернет кирәк

Хәзерге заман кешесе озак вакыт өйдә утырганда нәрсә белән дә булса шөгыльләнә. Һич югында телевизор карый, компьютер артында утыра, смартфон артында икән - шулай ук вайфай кирәк. Димәк, алар өзлексез эшләргә тиеш. Ә бу техника, башкалар кебек үк, кайвакыт сафтан чыга.

Мондый шартларда элемтәчеләрнең ничек эшләве турында без Фёдоровка район элемтә узелы начальнигы Айдар Әбделмәновтан сорашып белдек. «Без бөтенләй эшкә чыкмый булдыра алмыйбыз. Шулай ук аерым режимда эшлибез. Элемтә узелы клиентлар өчен ябык. Абонентлар заявкасы буенча төзелгән наряд буенча, махсус бригада дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Егетләргә респиратор, битлекләр, перчаткалар бирелә, дезинфекцияләү чаралары да бар. Коллективта аерым режимда эшләү инструктажы үткәрелде», - дигән җавап алдык.
Абонентларның элемтә, IP-телевидение, интернет белән проблема булган өчракта, алар 8-166 яки 88003478166 телефон саннарына шалтыратып бушлай заявка бирә ала.
Айдар Вильдан улы әйтүенчә, үткән атнада 14 инсталляцион заявка алынган. Бу атнага да заявкалар бихисап.

Читайте нас: