+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
6 апрель 2020, 17:20

Ташкын халыкка зыян китермәсен

Яз үзенең яшеллеге, чәчәкләре белән генә түгел, ә ташкыны белән дә матур!

Яз үзенең яшеллеге, чәчәкләре белән генә түгел, ә ташкыны белән дә матур! Балачакта без дә тулып аккан Ашкадар елгасын күзәтергә ярата идек! Ә менә йортларын, абзарларын су баскан кешеләр моңа шатландымы икән соң?
Мондый көчле ташкын байтак проблемалар, уңайсызлыклар китерә, хәтта, кайгыга сала. Мондый бәла-казага тарымас өчен елгага якын урнашкан урыннарда ташкынга алдан әзерләнәләр. Без ташкынны кисәтү өчен Фёдоровка районының Динес авыл биләмәсендә нәрсәләр эшләнүе хакында кызыксындык. Монда Ашкадар елгасыннан тыш, берничә буа җәйрәп ята.
Авыл биләмәсе территориясендә өч гидротехник корылма бар. Берсе - Динестә, икесе - Новосёлкада. М. В. Фрунзе исемендәге кооператив һәм «Азат» җәмгыяте белгечләреннән елгаларда һәм гидротехник корылмаларда хәлне мониторинглау буенча махсус комиссия булдырыган, дежур техника бүленгән. Елгаларда су артык күтәрелмәсен өчен, астан су җибәрелә. Моның өчен Мидхәт Насретдинов, Александр Михайлов, Михаил Дементьев җаваплы.
Читайте нас: