+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
8 апрель 2020, 21:20

Кулайлы шартларда техника сатып алырга мөмкин

Техниканы тәүге взноссыз һәм аванссыз сатып алырга мөмкин.

Республикада, шул исәптән Фёдоровка районында да тиздән басу эшләре башланачак. Техника паркын яңарту өчен «Росагролизинг» җәмгыяте быел аграриийларга финанс схема тәкъдим итте. Хәзер аны махсус шартларда, тәүге взноссыз һәм аванссыз сатып алырга мөмкин. Төп бурыч буенча кичектереп түләү бер ел гамәлдә булачак. Лизинг килешүен сигез елга төзергә мөмкин. Компаниядә техника җитештерүчеләрдән ташлама һәм акцияләр сакланачак, дип билгелиләр. Тәкъдим агымдагы елның 1 июненә кадәр гамәлдә булачак.
- Безнең Фёдоровка районында махсус тәкъдим белән М. В. Фрунзе исемендәге кооператив файдаланды. Алар лизингка иген ургыч комбайн сатып алды. «Маяк» җәмгыятендә БТЗ тракторы сатып алуга заявка бирделәр,- диде район авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Ринат Галеев.
Татьяна ЗӘЙНУЛЛИНА.
Читайте нас: