+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
10 апрель 2020, 11:30

Грант ярдәмендә фермер 10 миллионлык проектын тормышка ашыра алачак

Узган елда Хәйбулла районыннан фермер Виктор Власенко конкурс комиссиясендә ит токымлы эре малларны үрчетү өчен малчылык фермасын төзү буенча проектын уңышлы яклаган иде. Нәтиҗәдә, “Гаилә малчылык фермаларын үстерү” программасы буенча Власенко гаиләсе 6 миллион сумлык грантка ия булды.

Грант һәм үзе җыйган акчага Виктор Власенко малчылык фермасын төзи, эре мал сатып ала алачак. Проектның гомум суммасы 10 миллион сумга бәяләнә.
Шушы көннәрдә фермер 64 тана сатып алган. Малларны урнаштыру өчен тагы өч малчылык бинасы төзергә ниятлиләр.
Хәтерегезгә төшерәбез, республикабыз территориясендә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына булышлык” милли проекты тормышка ашырыла. Ә “Эш башлаучы фермер”, “Гаилә малчылык фермалары”, “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү” грант программалары аны тормышка ашырырга актив ярдәм итә.
#МиллиПроектларБашкортстан
#ГаиләМалчылыкФермалары
#КечеҺәмУртаЭшкуарлык
Яңалык чыганагы: https://mgazeta.com/
Читайте нас: