+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Онлайн-хәбәрләр
11 апрель 2020, 19:30

Шалтыратыгыз, волонтёрлар ярдәмгә килер

Безнең Фёдоровка районында волонтёрлар ялгыз һәм олы яшьтәге кешеләргә үзизоляция режимы вакытында ярдәм күрсәтә. Волонтёрлар штабына көн дә диярлек заявкалар килә. Изге күңелле, хәстәрлекле яшьләр ярдәмгә ашыга.

Алар дару, азык-төлек, кирәк-яраклар гына сатып алып калмый, ә штаб эше турында да хәбәр итә. Кирәк кеше мөрәҗәгать итә алсын өчен, телефон саннарын күрсәтеп, игъланнар ябыштыралар. Коронавирустан ничек сакланырга кирәклеге турында язылган кәгазьләр тараталар.
Олы яшьтәгеләр волонтёрлар ярдәмен шатланып кабул итә. Хөрмәтле өлкән яшьтәге апалар һәм абыйлар! Ярдәм кирәк булганда 8(964)953-50-22, 8(937)846-03-22, 8 (960)381-07-94, 8 (905)354-14-83 телефоннарына шалтыратыгыз.
Читайте нас: