

„Дәрман“ халык ансамбле Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең район бүлекчәсе активисты, Югары Явыш мәчете имам-хатыйбы Флүр хәзрәт Дашкинның шәхси музеенда булып кайтты.
— Безне Флүр Һадый улының капка төбендә үк мәдәният йортының „Сандугач“ вокаль ансамбле кызлары каршы алды. Алар Флүр Дашкин сүзләренә һәм Рәис Ханнанов көенә язылган гүзәл „Явышым“ җырын башкардылар (җитәкчесе — Люзия Дашкина). Чып-чынлап кечкенә генә тамаша оештырдылар. Бер-беребезне сәламләгәч, экспонатлары ишек төбеннән ук башланган йорт хуҗасы безне музее белән таныштырырга тотынды, — дип сөйли ансамбль җитәкчесе Нурания Мортазина.
Алдан ук әйтеп узарга кирәктер, туган якны өйрәнүче Флүр Дашкин борынгыдан килгән чын-чынлап кызыклы, тарихи ядкәрләр җыентыгын туплаган. Монда, мәсәлән, сугышка кадәрге һәм аннан соңгы чорларда кулланылган сабанның, суканың берничә төре бар.
Элеккеге алачыкның — хәзер исә музейның — ишек төбендә үк урнашкан әйберләрне хуҗа кеше кайчан һәм ничек кулланылганын конкрет рәвештә күрсәтеп, ул заман авылларында бу җиһазларның үсеш юлын аңлата. Ул чакта да осталар заман таләпләренә туры китереп, эш коралларын ничек файдаланырга кирәклеген уйлап таба белгәннәр: башта — атлар, аннары беренче тракторлар өчен. Һәм, беләсезме, бу бик тә кызыклы!
Эчтәрәк исә безне кешеләрнең үткән тормышын, дистә еллар элек булган тарихны чагылдырган тулы бер дөнья көтә иде. Биредә кызыклы милли һәм дини ядкәрләр, ир-егетләр һәм хатын-кызлар киемнәре, шул исәптән баш киемнәре, балалар таганнары, уенчыклар, көнкүреш әйберләре, аш бүлмәсе кирәк-яраклары, хәтта җиһазлар да бар. Моның барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк!
Флүр Һадый улы һәрбер ядкәр турында җентекләп сөйләде, теге яки бу экспонатның ничек һәм кайдан алу тарихын бәян итте. Музеен туган авылы, районы тарихын чагылдырган әйберләрдән тыш, ул бөтен ил буенча җыя диярлек.
Материалларны „Ак Идел җире“ республика туган якны өйрәнү оешмасының татарлар яшәгән төрле төбәкләргә сәяхәтләре вакытында эзләп табып туплый. Халык уртак үткәннәр турындагы истәлек буларак, тарихи яктан кыйммәтле әйберләрне аңа үзе тапшыра. Ә кайберләрен ул, әлбәттә, шәхси акчасына сатып алган. Бу чын коллекционерның, туган якны өйрәнүченең күңел азартыдыр, мөгаен!
Болар барысы да бик кызыклы, безнең өлкән буынга монда күргән күп кенә әйберләр, күренешләр яшьлегебезгә кайтара, ә хәзерге буын өчен-чын тарихка экскурсия! Туган якны өйрәнүче Флүр Һадый улы Дашкин нинди мөһим эш алып бара!
Музей буйлап оештырылган экскурсиядән соң, Флүр әфәнде һәм аның хатыны Галия Нурулла кызы кунакларны сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган бай табынга чакырды. Тәмле чәй артында күңелле әңгәмә корылды, җыр-биюләр яңгырады. Ансамбльнең оста баянчылары теләсә кайсы көйне шәп итеп башкарырга гына тора иде. Ә Флүр Һадый улының күрше кияве — талантлы фотограф Равил Якупов бу очрашудан истәлеккә бихисап матур фоторәсемнәр ясады.
Районыбыз татар җәмәгатьчелегенең мәдәни эшчәнлек активистлары вакытларын шундый күңелле һәм файдалы итеп уздырды. Алар үзләренең илнең һәм республиканың төрле төбәкләрендә, күрше районнарда еш булуларын әйттеләр. Кунаклар очрашудан алган тәэсирләре белән уртаклашып: „Әмма күңелебезгә һәм акылыбызга кирәкле, файдалы нәрсәләр нәкъ менә яныбызда гына икән! Авылларыбызда мавыктыргыч вакыйгалар, талантлы, акыллы, гадәти булмаган үзенчәлекле кешеләр бик күп. Якташларыбызны, авылдашларыбызны кызыксындырырлык һәм уртаклашырлык кыйммәтләр дә бихисап. Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезнең кадерен белик, изге башлангычларыбызда, эшләребездә булышып яшик!“ — дигән фикергә килделәр Югары Явыштагы очрашудан соң.
Гөлрәйхан БАКИЕВА.
Автор фотосы.