+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 сентябрь 2017, 12:15

Өлкәннәргә ярдәм итәргә

Район хакимияте башлыгы 29 сентябрьдә Өлкәннәр көнен үткәрү турындагы карарга кул куйды һәм чаралар планын раслады. Авыл биләмәләре башлыкларына хаклы ялга чыкканчы эшләп, аннары шул предприятиеләре белән элемтәләре өзелгән, шулай ук башка район һәм шәһәрләрдән күчеп килгән ветераннар өчен бәйрәм чаралары һәм котлаулар оештырырга кушылды.

Чаралар планына сугыш һәм хезмәт ветераннарының предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре белән очрашулар, мәдәни чаралар үткәреп, элекке хезмәткәрләрне, озын гомер кичерүчеләрне һәм 50 һәм аннан да артыграк ел бергә яшәгән юбиляр парларны хөрмәтләүләр, олы яшьтәгеләргә тимурчылык ярдәме күрсәтү, социаль, медицина ярдәме һәм пенсия белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча “кызу телефон линиясе” үткәрү, табибка кадәр кабул итү бүлмәләре, белгеч консультацияләре оештыру, шулай ук чаралар планына өлкән яшьтәге гражданнар өчен шахмат-шашка турниры һәм ветераннар катнашлыгында җиңел атлетика кроссы үткәрү кертелгән.
Читайте нас: