+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
10 октябрь 2017, 13:48

Проектлар тормышка ашырыламы?

Фёдоровка районы муниципаль район территориясендә 14 авыл биләмәсе бар. Урындагы инициативаларга ярдәм программасында 2017 елда районның 13 авыл биләмәсе катнашты. Конкурслы сайлап алу нәтиҗәләре буенча гомум 8582220 сумлык 8 проект җиңеп чыкты, шул исәптән бюджеттан субсидия 5696190 сум тәшкил итте. 901030 сум акчаны халык җыйды, ә 1070000 сумын спонсорлар бирде.

Фёдоровка районы муниципаль район территориясендә 14 авыл биләмәсе бар. Урындагы инициативаларга ярдәм программасында 2017 елда районның 13 авыл биләмәсе катнашты. Конкурслы сайлап алу нәтиҗәләре буенча гомум 8582220 сумлык 8 проект җиңеп чыкты, шул исәптән бюджеттан субсидия 5696190 сум тәшкил итте. 901030 сум акчаны халык җыйды, ә 1070000 сумын спонсорлар бирде.

Нәтиҗәдә, урындагы башлангычларга ярдәм программасын тормышка ашыру кысаларында, ике мәктәптә капиталь ремонт, балалар уен мәйданчыгын төзекләндерү, өч авыл зираты коймаларын капиталь ремонтлау эшләре алып барыла, Гончаровка авылы юлларын төзекләндерү һәм кардан тазарту өчен шнекороторлы МТЗ-82,1 тракторы сатып алыначак.

Проектларны тормышка ашыру ничек бара? Башкарылган эшләрнең күләме нинди?-дигән сораулар белән район хакимиятенең финанслар идарәсе начальнигы В. П.Фадеевка мөрәҗәгать иттек. Аның җавабын тәгъдим итәбез.

-Бүгенге көндә аукционда җиңгән подрядчы оешмалар объектлар төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнә.

Юрматы авылы мәктәбендә пластик тәрәзәләр урнаштырган «Антоплюс» җәмгыяте килешелгән эшләргә җаваплы карады һәм эшләрне тәмамлады да инде. Контракт август азагында гына төзелсә дә, эшләр тулысынча башкарылды. Монда урындагы авыл биләмәсе хакимиятенең активлылыгын билгеләп үтәргә кирәк. Башкаручы да намуслы булып чыкты.

Покровка авыл биләмәсендә, дөресрәге Коры-Изәк авылында, проект буенча авыл мәдәният йортында капиталь ремонт планлаштырылган һәм бу эш башланды да инде. Монда тәрәзәләр пластикка алмаштырылды, тимер ишекләр куелды. Стеналар штукатурлана. Арытабангы этап – идәннәрне алмаштыру. Тапшыру срогы – ноябрь.

Тәнәй, Бала-Чытырман авыл биләмәләреннән килгән хәбәрләр дә безне шатландыра. Халык төзүчеләргә рәхмәт әйтә. Бу авыл советларында «Монтажсервис» җәмгыяте авыл зиратларын коймалау белән мәшгуль. Анда эшләр тәмамланды.

Динес мәктәбе түбәсен алмаштыру планлаштырыла. Конкурс шартлары буенча эшнең кайсыбер өлешен заказчы үз өстенә ала. Әлеге очракта – бу мәктәп. Ата-аналар көче белән, төгәлрәк итеп әйткәндә, укучыларның әтиләре ярдәме белән мәктәпнең иске түбәсе сүтелә (шиферы, рубероиды алына) һәм чүп-чар чүплеккә чыгарыла. М. В. Фрунзе исемендәге кооператив техника белән ярдәм итә. Планлаштырылган эш күләме 90%ка үтәлде.

Гончаровка авыл советы авыл биләмәсе һәм РПГ «Поставка» җәмгыяте 4 октябрьгә МТЗ-82,1 тракторын кайтару буенча килешү төзеде. Башкаручы заказны 20 көн эчендә эшләргә сүз бирде.

Килешүдә каралган графиктан ике авыл биләмәсе артта калды. Югары Явыш һәм Михайловка авыл советларында да халык үзе тавыш биргән башлангычларының нәтиҗәсен күрер, дип өметләнәм.

-Мәгълүматыгыз өсен рәхмәт, Виктор Петрович.

Атап үтелгән авыл биләмәләре мисалында район халкы да авылларының, районның чәчәк атуына зур өлеш кертер, дип ышанабыз. Теләк кенә булсын.

Г. ХАЛИТОВ

әзерләде.
Читайте нас: