+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
15 декабрь 2017, 16:31

Сүз матбугатка язылу һәм почта хезмәтләре турында барды

Дүшәмбе көнне киңәшмә узды, анда район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов, “Стәрлетамак почтамты” подразделениесе начальнигы И. Я. Абдуллин, почта бүлекчәләре начальниклары, почтальоннар, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары катнашты.

Дүшәмбе көнне киңәшмә узды, анда район хакимияте башлыгы В. Ф. Насретдинов, “Стәрлетамак почтамты” подразделениесе начальнигы И. Я. Абдуллин, почта бүлекчәләре начальниклары, почтальоннар, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары катнашты.
Мондый форматтагы очрашу бездә беренче тапкыр үткәрелде, ә басмаларга язылу кампаниясе барышы, икътисади күрсәткечләр турында сораулар күбәйгән иде. Район башлыгы Венер Фәрит улы нәкъ шулар турында сөйләде дә. Ул шулай ук бүгенге көндә районның бары Федоровка, Динес, Бала-Чытырман почта бүлекчәләренең генә рентабельле эшләвен билгеләде. Башкаларга күрсәткечләрне арттыру турында уйларга кирәк.
Илшат Яхъя улы Абдуллин почта бүлекчәләре эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Ул керем һәм чыгымнар, почтальоннарның хезмәт хакы, аларның почта түләве знакларын сату, посылкалар кабул итү һәм җибәрү, түләүләр кабул итү, милекне страховкалау, гәзит-журналларга язылу кебек хезмәтләр күрсәтүе турында сөйләде. Илшат Яхъя улы Динес авылы почта элемтә бүлекчәсе начальнигы Хамматова Гөлназ Ягъфәр кызына һөнәренә тугрылыгы, һөнәри осталыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Матбугатка язылу кампаниясе барышы белән “Ашкадар таңнары” гәзите мөхәррире Г. Ф. Әхмәрова таныштырды. Чыгышында ул һәр почта бүлекчәсендә район гәзитенә күпме кеше язылуы турында мәгълүмат бирде.
Чыгышлардан соң киңәшмәгә килүчеләр үзләрен борчыган сорауларга тулы җаваплар алды. Киңәшмә эчтәлекле, кызыклы үтте һәм күрсәтелгән фактлардан соң, һәркем арытабангы эш өчен нәтиҗә ясагандыр, мөгаен.
Читайте нас: