+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
13 апрель 2018, 11:41

Марафон конкурсларны берләштерде

2018 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе башланды. Аның белән беррәттән “Туган телеңдәге басмага языл” марафоны да старт алды. Ул 30 июньгәчә дәвам итәчәк. Марафон “Атна саен приз”, “Бәхетле авто” һәм “Суперприз от!” конкурсларын берләштерә.

Бу турыда җентеклерәк бәян итәбез. “Атна саен приз” акциясе апрельдә һәм июньнең беренче ике атнасында атна саен узачак. Анда катнашу өчен 2018 елның II яртыеллыгына район гәзитенә язылырга (алты айдан да ким булмаска тиеш) һәм квитанция күчермәсен, гәзиткә язылучының телефон саннарын язып редакциягә, 453280, Федоровка авылы, Социалистик урамы, 20 йорт адресы буенча җибәрергә кирәк.

“Бәхетле авто” акциясе майда узачак. 2018 елның икенче яртыеллыгына район гәзитенә язылучылар редакциягә килеп, махсус наклейка алырга тиеш. Ул автомобильнең арткы тәрәзәсенә ябыштырыла. Бүләкләр приз уйнату урынына наклейка ябыштырылган автомобильләрендә килүчеләр арасында уйнатылачак. Үткәрү датасы һәм урыны турында өстәмә хәбәр итәчәкбез.

Тагы бер конкурс - “Суперприз от!” Приз уйнатуда катнашу өчен 2018 елның II яртыеллыгына бер республика һәм район гәзитенә язылырга кирәк. Язылу квитанциясе күчермәсен 450077, Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 йорт, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенең гәзиткә язылу бүлегенә җибәрегез. Җиңүчеләр телевизор, планшет һәм спутник ТВ приемнигына лаек булачак.

“Ашкадар таңнары” район гәзитенә редакциядә 1 айга язылу хакы – 91 сум һәм 6 айга – 546 сум. Гәзитне дәваханәдән һәм “Перекресток”, “Крепеж” (“Нурлы” сәүдә-сервис комплексы) һәм “Теремок” кибетләреннән алучыларга - аена 95 сум, ярты елга 570 сум. Беренче һәм икенче очракта да гәзитне үзегез килеп аласыз.

Почта бүлекчәләрендә бер айга 151 сум 21 тиенгә, алты айга 907 сум 26 тиенгә язылырга мөмкин.

Гәзит-журналларга язылыгыз, конкурсларда катнашыгыз, призлар отыгыз!
Читайте нас: