Агымдагы елның май ае өчен пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне китерү график буенча – 3 майда башланачак. Почта элемтәсе оешмалары аша алучыларга 9 май көне өчен түләү 6, 7 һәм 8 майда башкарылачак. Бәйрәм көне өчен түләүнең анык вакыты апрель пенсиясен тарату квитанцияләрендә күрсәтелгән иде.
Кредит оешмаларына акча күчерү килешү белән билгеләнгән вакытта 8 майдан башлап күчереләчәк.
Май өчен түләүләр тулы күләмдә финансланган.
Русия Пенсия фондының БР буенча идарәсе мәгълүмат хезмәте.