+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
15 июль 2019, 12:28

Башкортстанда тәүлек эчендә 10 меңгә якын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлә

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда 9 июльдә водительләргә фотовидеофиксация камералары теркәгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 10 меңгә якын белдерү кәгазе җибәрелгән.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстанда 9 июльдә водительләргә фотовидеофиксация камералары теркәгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 10 меңгә якын белдерү кәгазе җибәрелгән. Бу турыда БР буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе начальнигы Динар Гыйльметдинов Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча ведомствоара киңәшмәдә белдерде. Чагыштыру өчен – гыйнвар ае буена шунды тик өч мең кәгазь җибәрелгән булган.

Башкортстан Дәүләт транспорт комитеты мәгълүматына караганда, әле федераль трассаларда милли проект буенча алынган 57 яңа комплекс куела. Аларның күпчелеге эшли дә инде. Ел азагына республика юлларында камералар саны 527-гә артачак.

Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстан башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров хәвефсез автомобиль йөртү мәдәниятын кертү мәсьәләсен күтәреп чыкты. 2024 елга төбәктә юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнар саны өч тапкырга азаерга тиеш. Агымдагы елның беренче кварталы йомгаклары буенча республикабыз илдә бу күрсәткеч буенча 4 урында.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: