+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 июль 2019, 10:58

Башкортстанда «Реаль эшләр» проектына 260 млн сум акча юнәлтәчәкләр

“Реаль эшләр” проектын тормышка ашыруга Башкортстанда 2019 елда 260 миллион сумга якын акча, шул исәптән республика бюджетыннан 225 миллион, урындагы бюджетлардан 30 миллионнан артык һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 2,5 миллион сумнан артык акча юнәлтәчәкләр.

“Реаль эшләр” проектын тормышка ашыруга Башкортстанда 2019 елда 260 миллион сумга якын акча, шул исәптән республика бюджетыннан 225 миллион, урындагы бюджетлардан 30 миллионнан артык һәм бюджеттан тыш чыганаклардан 2,5 миллион сумнан артык акча юнәлтәчәкләр. Бу турыда хәбәрчеләр белән очрашуда республика парламенты спикеры Константин Толкачев белдергән иде.

“Проект кысаларында быел 1200дән артык чара башкару планлаштырыла. Чагыштыру өчен: үткән елда алар бер меңгә якын иде, - диде Константин Толкачев. – “Реаль эшләр” – төрле дәрәҗәдәге парламентарийларның халык мәнфәгатьләренә, сайлаучыларның Дәүләт Җыелышы һәм Дәүләт Думасы депутатларына булган наказларына реакциясе. Проект “Бердәм Русия” башлангычларында булдырылды, тик анда катнашуга башка сәяси партияләр вәкилләре дә җәлеп ителә”.

Проект кысаларында тормышка ашырылучы чаралар исемлегенә муниципаль учреждениеләрнең матди-техник базасын ремонтлау һәм ныгыту, авылларны, паркларны төзекләндерү, халыкны су, электр, җылылык, газ белән тәэмин итү, спорт һәм балалар мәйданчыклары сатып алу һәм урнаштыру, чишмәләрне, зыяратларны төзекләндерү керә.

Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: