+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
16 июль 2019, 13:05

Башкортстаннан алты галим Русия президенты грантларын алачак

Башкортстаннан дүрт фән кандидат һәм ике фән докторы Русия президенты грантларын алачак.

Башкортстаннан дүрт фән кандидат һәм ике фән докторы Русия президенты грантларын алачак. Аларны Владимир Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә республика буенча федераль инспектор Михаил Закомалдин тапшырачак.Грантлар суммасы 600 мең сумнан (фән кандидатлары өчен) бер миллион сумга кадәр (докторлар өчен). Бу пособие фәннең төрле өлкәләрендә арытабангы тикшеренүләр өчен бүленә.Төбәкнең мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, башкорт галимнәренең тикшеренү өлкәсе авыл хуҗалыгы, техник һәм инженер фәннәренә, физикага һәм астрономиягә, биология һәм тормыш турындагы фәннәргә, математикага һәм механикага кагыла.Хәтерегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 октябреннән 2024 елның 31 декабренә кадәр Русиядә дәүләт башлыгы Владимир Путин кул куйган “Фән” милли проекты гамәлдә. Илебез алдынгы халыкара мәгълүмат базаларында мәкаләләр буенча 11нче (елына 80 мең мәкаләгә якын, дөнья күләменең 2-3 проценты); патентлар саны буенча – сигезенче (елына 50 меңгә якын); барлык чыганаклардан тикшеренүләргә һәм эшкәртүләргә эчке чыгымнар күләме буенча – сигезенче (бер триллион сумга якын); тикшеренүчеләр саны буенча – дүртенче (тикшеренүләр һәм эшкәртүләр өлкәсендә 365 меңгә якын кеше, яки 10 мең икътисади мәшгуль кешегә 111 кеше) урында тора. Алты елдан соң Русия барлык күрсәткечләр буенча дөньяның биш алдынгы иле исәбенә керергә һәм тикшеренүләрне һәм эшкәртүләрне финанслауны 50 процентка арттырырга тиеш.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: