+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 июль 2019, 12:26

Милли проектлар яхшы үтәлә

Милли проектларны үтәгәндә хөкүмәт башкарылган эшләр исәбен куарга тиеш түгел, эшмәкәрлекнең уңай нәтиҗәсенә омтылырга кирәк.

Милли проектларны үтәгәндә хөкүмәт башкарылган эшләр исәбен куарга тиеш түгел, эшмәкәрлекнең уңай нәтиҗәсенә омтылырга кирәк. Бу турыда 15 июльдә РФ президенты карамагындагы Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Совет президиумы утырышында РФ хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев хәбәр итте.“Безнең өчен иң мөһиме теге яки бу йөкләмәне үтәү саны түгел, ә шул максатлы күрсәткечләргә ирешүгә таба бару”, - дип белдерде Медведев.Ул 2019 елның беренче яртыеллыгыннан башлап җиде утырыш булуын, алты милли проектның үтәлү барышы тикшерелүен, аларның йомгаклары буенча 85 йөкләмә бирелүен билгеләде.“Гомум алганда, йөкләмәләр яхшы башкарыла”, - диде ул.Шул ук вакытта Медведев вице-премьерлар җитәкчелек иткән проект комитетларын хокуклар һәм бурычлар белән ныгытырга киңәш итте – бу, аның фикеренчә, проект эшләренең оптимизациясенә булышлык итә.2018 елда Русиядә 2019 елдан 2024 елга кадәр чорга милли проектлар кабул ителде. Алар 2005 елда кабул ителгән милли проектларның дәвамы булып тора. Федераль күләмдәге яңа проектлар өч юнәлеш буенча эшкәртелгән – икътисади үсеш, кеше капиталы һәм тормыш өчен уңайлы мохит. Владимир Путин милли проектларны раслаган указга 2018 елның 7 маенда кул куйган иде.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыбашкортостан
#владимирпутин
Читайте нас: