+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
19 июль 2019, 12:48

“Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында “Экспортлау вакыты” форумы

Башкортстан хөкүмәте һәм Русия экспорт үзәге хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

17 июльдә Уфада үткән “Экспортлау вакыты” икенче халыкара экспорт форумында Башкортстан хөкүмәте һәм “Русия экспорт үзәге” җәмгыяте ике килешүгә кул куйды. Документларга култамгаларын Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм РЭҮ генераль директоры Андрей Слепнев куйды.

“Беренче килешү электрон сәүдә каналлары буенча чимал булмаган экспортны үстерүгә кагыла. Икенчесендә “Экспорт форсажы” акселерацион программасын бергәләп тормышка ашыру турында сүз бара. Аны “Русия экспорт үзәге”нең Экспорт мәктәбе республикабыз территориясендәге экспорт юнәлешендәге предприятиеләр өчен эшләгән”, - дип хәбәр итте “Башинформ”агентлыгына БР Тышкы икътисад элемтәләре буенча Дәүләт комитеты матбугат секретаре Илгизәр Саньяров. “Экспортлау вакыты” икенче халыкара форумы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында үткәрелде. Ул Уфада илебездән 300гә якын катнашучыны җыйды.

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр итүенчә, Башкортстан халыкара кооперация һәм экспортны үстерү буенча милли проектны тормышка ашыруга актив тотынды.

Башкортстанда 2019 елның биш ае йомгаклары буенча чимал булмаган экспорт 15 процентка артты. Аның нигезен машина төзү һәм химик өлкә продукциясе тәкшил итте.

Бүгенге көндә республикада 800 экспортка юнәлтелгән компания эшли, шуларның 650-се – кече һәм урта предприятиеләр. Экспортның 90 процентын тик 20 эре товар җитештерүче булдыра.

“Бүген безнең мәсьәлә – зур булмаган предприятиеләргә ярдәм итү, аларның өлешен арттыруга булышу”, - дип билгеләде форумда Радий Хәбиров.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан


Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: