Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов “Русия-24” телеканалына интервью биргәндә “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проектын тормышка ашыру ведомствоның урман ресурслары белән мөгаләмә итү өлкәсендә якын арадагы перспективада иң мөһим мәсьәләләренең берсе булып торуын сөйләде. Хәтерегезгә төшерәбез, проектның төп максаты – урманнарны кисү һәм тергезү балансын тәэмин итү. Проектны тормышка ашыру вакыты – 2019-2024 еллар. Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат хезмәте хәбәр итүенчә, проект үз эченә урманнарны саклау буенча чараларны ала. Шулар арасында – киселгән һәм һәлак булган барлык үсентеләр урынына яңаларын утырту, урманнарны тергезү мәйданын арттыру. Моннан тыш, урман хуҗалыгы учреждениеләренең матди-техник базалары махсуслаштырылган урман хуҗалыгы һәм янгын сүндерү техникасы һәм җиһазлары белән модернизацияләнергә, урманнарны тергезү өчен урман орлыклары запасы булдырылырға тиеш.