+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
31 июль 2019, 10:54

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча кануният таләпләре һәм Русия Федерациясе Президентының карарлары үтәлешен карадылар

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның тәүге яртыеллыгында 1700 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 178 кеше һәлак булган.

Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның тәүге яртыеллыгында 1700 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 178 кеше һәлак булган. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Альберт Сөләйманов үзенең докладында юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә һәм юлларда үлемнәр санын киметүгә юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнүен сөйләде. Аерып алганда, юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булучылар санын киметү буенча мөһим аспект булып трассаларда автоматик фотовидеофиксация стационар комплексларын арттыру тора. 2019 ел азагына кадәр тагы да 289 заманча комплекс кую планлаштырыла, ә 2020 ел азагына аларның саны меңгә җитәчәк.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру аркасында Башкортстанда 150 объектта төзелеш, ремонт һәм реконструкция эшләре бара. “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, агымдагы елның тәүге алты ае эчендә Башкортстанның төбәк һәм муниципаль юлларында 3,7 мең юл билгесен алмаштырганнар һәм 2,3 яңа билге куйганнар.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Яңалык чыганагы: http://www.bashinform.ru
Читайте нас: