+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
1 август 2019, 11:34

Путин автомобиль номерларын алуны җиңеләйтте

Владимир Путин русиялеләргә автомобильләргә теркәү номерларын җитештерүчеләрдән бу билгеләрне үзаллы алу мөмкинлеген бирүче законга кул куйды.

Владимир Путин русиялеләргә автомобильләргә теркәү номерларын җитештерүчеләрдән бу билгеләрне үзаллы алу мөмкинлеген бирүче законга кул куйды. Документ хокуки мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Законга ярашлы, махсуслаштырылган оешмалар һәм аларның вазыйфалы затлары транспорт чараларының теркәү мәгълүматларын, транспорт чараларының һәм аларның төп компонентларының маркировкасын алдан уйлап яки ялгыш бозу, шулай ук дәүләт теркәве тәртибен бозу өчен җаваплылыкка тарттырылачак.

Моннан тыш, Русия территориясеннән читкә чыгарылучы транспорт чараларына, шулай ук соңгы җитештерүчеләргә җибәрелүче базалы транспорт чараларына һәм шассиларга карата яңа теркәү гамәле кертелә.

Закон 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Номер хакы күпме булачак

Февральдә ФАС транспорт өчен дәүләт теркәү билгеләрен җитештерүгә максималь тарифлар куерга тәкъдим итте. Документка ярашлы, автомобиль номерлары ике меңнән, мотоцикл, трактор һәм аларга тагылмалар, башка транспорт номерлары – мең ярымнан кыйммәтрәк булырга тиеш түгел. Кәгазь таныклык бирү белән транспорт чарасын теркәү 500 сумга, пластик таныклык бирү белән – 1,5 мең сумга төшәчәк.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирпутин
Яңалык чыганагы: https://ria.ru
Читайте нас: