+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
2 август 2019, 10:51

Русиядә исерек хәлдә авария ясаган өчен җәзаны катгыйландыру турында закон гамәлгә керде

Исерек хәлдә юл-транспорт вакыйгасына эләккән водительләр өчен җинаяти җаваплылыкны арттыру турындагы закон үз көченә үткән җомгада керде.

Исерек хәлдә юл-транспорт вакыйгасына эләккән водительләр өчен җинаяти җаваплылыкны арттыру турындагы закон үз көченә үткән җомгада керде. Әлеге документка РФ президенты Владимир Путин 17 июньдә кул куйган иде.

Яңалыкларга ярашлы, авария аркасында кешенең сәламәтлегенә авыр зыян килсә, водительне өч елдан җиде елга кадәр иркеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Әгәр дә кеше һәлак булса – биш елдан 12 елга кадәр. Авариядә ике һәм аннан артык кеше һәлак булса – сигез елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Шулай ук РФ Җинаятьләр кодексының 263 статьясына үзгәрешләр кертелгән (“Тимер юл, һава, диңгез, эчке су транспортының һәм метрополитенның хәрәкәте һәм аларны файдалану хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу”). Исерек хәлдә җиңел һава транспорты яки кече су судносы белән идарә иткәннәрне ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Моннан тыш, РФ Җинаятьләр кодексының 15 статьясына үзгәрешләр кертелгән. Аларга ярашлы, максималь җәзасы 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү булган ялгышлык аркасында кылынган гамәлләр авыр җинаятьләр төренә карый.


#нацпроекты

#регпроекты

#владимирпутин


Яңалык чыганагы: https://tass.ru
Читайте нас: