+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
5 август 2019, 11:09

Радий Хәбиров шәһәрләрдә һәм районнарда бизнес-шерифларны билгеләү процессын тизләтергә кушты

Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проектын тормышка ашыру барышы тикшерелде.

Республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проектын тормышка ашыру барышы тикшерелде.

БР Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Римма Бойцова сүзләренә караганда, 2019 елның тәүге яртыеллыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны республикада күп тапкырга арткан – былтыргы 959 га каршы 4078.

“Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” һәм “Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына финанс ярдәмне киңәйтү” төбәк проектларын тормышка ашыруга 422,5 млн сум акча юнәлтелгән. Башкортстан микрофинанс компаниясе капиталы 100 млн сумга арттырылган.

Радий Хәбиров профиль министрлыкларына һәм ведомстволарга атна саен муниципалитетларда үткән эшкуарлык сәгатьләрен анализларга кушты.

-Эшкуарлык сәгатьләре формаль утырышларга әверелергә тиеш түгел. Эшкуарлар аларда тиз җаваплар һәм анык карарлар алырга тиеш. Бу бизнесменнар эше өчен шартларны яхшырту буенча гражданнарны кабул итү һәм проект офисы симбиозының бер төре, - диде төбәк җитәкчесе. – Шулай ук шәһәрләр һәм районнар башлыкларының эшкуарлык буенча урынбасарларын билгеләү буенча эшне тизләтүне үтенәм. Монда кандидатураларны бизнес-төркемнең хуплавы мөһим. Әгәр дә бу вазыйфага гади “яхшы кешене” билгеләсәләр, эш бармаячак. Ул территориянең бизнес-төркеме мәнфәгатьләре белән яшәүче пассионарий булырга тиеш.

Оператив киңәшмәдә шулай ук “Эшкуарлыкны популярлаштыру” төбәк проекты буенча да фикер алыштылар. БР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Руслан Хәбибов билгеләвенчә, аның нигезенә “Син - эшкуар” федераль программасы алынган. Анда Башкортстан соңгы өч елда алдынгы позицияләрне били. Әле максатлы төркемнәр исемлеге киңәйде: яшьләргә һәм мәктәп укучыларына гамәлдәге эшкуарлар, хатын-кызлар, хәрбиләр, эшсезләр, инвалидлар һәм балалар йортлары тәрбиячеләре дә кушылды.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#регпроектыбашкортостан
Читайте нас: