+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
8 август 2019, 11:48

Владимир Путин законнарга кул куйды

Владимир Путин “Русия Федерациясенең Гаилә кодексына һәм “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар турында мәгълүмат дәүләт банкы турында” Федераль законына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль законга кул куйды.

Владимир Путин “Русия Федерациясенең Гаилә кодексына һәм “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар турында мәгълүмат дәүләт банкы турында” Федераль законына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль законга кул куйды.

Федераль законны Дәүләт Думасы 2019 елның 23 июлендә кабул итте, Федерация Советы 2019 елның 26 июлендә хуплады.


Дәүләт-хокуки идарә белешмәсе

Федераль закон тарафыннан Русия Федерациясенең Гаилә кодексына һәм “Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар турында мәгълүмат дәүләт банкы турында” Федераль законга берничә үзгәреш кертелә. Аларга ярашлы ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар турында мәгълүмат дәүләт банкына закон тарафыннан куелган бурычларны тиешле дәрәҗәдә үтәмәгәннәре өчен ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән яки чикләнгәннәр, опекун (попечитель) вазыйфасыннан читләтелгәннәр, уллыкка алу аларның гаебе белән булса, элекке уллыкка алучылар турында мәгълүматлар исәпкә алыначак.

Федераль закон белән югарыда атап үтелгән кешеләр турында мәгълүматлар составы, бу мәгълүматларны банкка кертү, аларны банктан сызып ташлау, шулай ук бу мәгълүматларны файдалану тәртибе билгеләнә.


#владимирпутин
Читайте нас: