“Радий Хәбиров республика башлыгы вазыйфасын лаеклы казанды, - диде хәбәрчеләргә Башкортстанның тәүге президенты Мортаза Рәхимов 19 сентябрьдә республика башлыгының инаугурациясе процедурасыннан соң. – Аңа яңа вазыйфасында уңышлар, барлык планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүен телим. Радий Хәбиров башкарырга ниятләгән чаралар тормышка ашса, халык канәгать булыр, дип уйлыйм”.Хәбиров үзе тавыш бирүчеләрнең, Русия Президентының һәм үз командасының ышанычын акларга вәгъдә бирде.