+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
20 сентябрь 2019, 12:39

Радий Хәбиров: Башкортстан хөкүмәте структурасында кайсыбер үзгәрешләр булачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең идарә командасында зур үзгәрешләр булмаячагын, аның инде булдырылганлыгын әйтте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең идарә командасында зур үзгәрешләр булмаячагын, аның инде булдырылганлыгын әйтте. Бу турыда төбәк җитәкчесе хәбәрчеләргә вазыйфасына басу тантанасыннан соң белдерде.“Кешеләргә вәгъдә иткәннәремне үтәргә кирәклеген аңлыйм. Минем сәясәтем шул ук калачак, күбрәк көчебез булса, күбрәк эшлиячәкбез. Хөкүмәтнең структурасына кайсыбер үзгәрешләр кертеләчәк, чөнки ул “сентябрь” указында билгеләнгән мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән булырга тиеш”, - диде “Башинформ” агентлыгы сорауларына җавап биргәндә Радий Хәбиров. Безнең төп максат – Русия Президентының майдагы указларында куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру. “Сентябрь” указында билгеләнгән максатлар республикабызга юнәлтелгән, барлык муниципалитетлар буенча язылган, диде Башкортстан Башлыгы.“Бу идарә командабыз өчен чакыру, без үзебез өчен катлаулы мәсьәләләр куйдык. Бу бик югары планка, Башкортстан халкы үзгәрешләрне тоярга тиеш. Указның максаты күбрәк акча эшләүгә, кешеләрнең тормышын яхшыртуга кайтып кала. Без үсеш икътисады турында сүз йөртәбез, ул киләчәк буын өчен дә уңайлы тормыш нигезләрен салырга мөмкинлек бирәчәк. Әгәр дә алдынгы позицияләрдә булырга телибез икән, икътисад белән җитди шөгыльләнергә тиешбез”, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: