-24 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
25 сентябрь 2019, 13:48

Сорауларыгызны бирегез

Уфада Президентның кабул итү бүлмәсендә “кызу телефон линиясе” булачак.

Иртәгә, 26 сентябрьдә, Русия Президентының кабул итү бүлмәсендә Башкортстан Республикасының Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча Дәүләт комитетының вәкаләтле затлары катнашлыгында “кызу телефон линиясе” булачак.

Төбәк халкы сыйфатсыз коммуналь хезмәтләр күрсәтү, җылылык өчен түләүне үзгәртүнең дөреслеге, күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулының һәм күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча эшкуарлык эшмәкәрлеген башкаруга лицензия алу тәртибе үзгәрүе буенча сорауларын бирә ала. Телефон саннары: 8 (347) 229-74-58, 8 (347) 229-74-76. Шалтыратулар иртәнге сәгать уннан уникегә кадәр кабул ителә.
Читайте нас в