+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
14 октябрь 2019, 11:26

Хөкүмәт карамагындагы яңа структура милли проектларга мәгълүмати яктан булышлык күрсәтәчәк

Хөкүмәттә милли проектларны мәгълүмати озату белән шөгыльләнәчәк махсус автономлы коммерция булмаган оешма булдыруны хуплаганнар.

Хөкүмәттә милли проектларны мәгълүмати озату белән шөгыльләнәчәк махсус автономлы коммерция булмаган оешма булдыруны хуплаганнар. Структураны София Малявина җитәкләячәк.

“Үрнәк сыйфатында хөкүмәт карамагындагы аналитик үзәкнең яки “Русия – мөмкинлекләр иле” оешмасы тәҗрибәсе исәпкә алыначак”, - ди РБК чыганакларының берсе. Аның сүзләренә караганда, “Милли өстенлекләр” 2020 елның гыйнварында эшли башларга мөмкин, алар файдасына министрлыкларга һәм ведомстволарга милли проектларны озатуга бүленгән акчаларның бер өлеше биреләчәк.

Хөкүмәт суммар хакы 26 трлн сум булган 13 милли проектны гамәлгә ашыра, шул акчаларның 13,2 трлн сумы – федераль бюджеттан бүленә. Проектларның кураторлары булып вице-премьерлар, җитәкчеләре булып – министрлар чыгыш ясый. 2019 елның мае башында Владимир Путин милли проектларны тормышка ашырганда хаталар булуын, русиялеләрнең анык нәтиҗәләр көтүен билгеләгән иде. Ул хөкүмәткә милли проектларны тормышка ашыру өчен кирәкле булган законнарны 2019 елның 15 декабренә кадәр кабул итәргә кушты. Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко русиялеләрнең яртысыннан артыгы властьнең милли проектларны тормышка ашыруы хакында ишеткәне дә булмаганын белдерде. Дмитрий Медведев шулай ук гражданнарның милли проектлар турында әз белүен әйткән иде.

Апрельдә ФСО махсус элемтә һәм мәгълүмат хезмәте үткәргән халыктан сорау алу йомгакларына ярашлы, русиялеләрнең өчтән бер өлеше (32 процент диярлек) Русиядә милли проектларның тормышка ашырылуы турында берни дә белмәгән, өчтән ике өлеше белә яки “нәрсә дә булса ишеткән”. Шул ук вакытта респондентлар социаль милли проектлар (“Сәламәтлек саклау”, “Мәгариф”, “Демография”), шулай ук “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектлары хакында иң күбе белә. “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты турында халыкның белеме аз, күпчелек (71,5 процент) бу турыда бернәрсә дә ишетмәгән булган.
#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыбашкортостан

#владимирПутин
Читайте нас: