+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
15 октябрь 2019, 16:30

Яшел СНИЛС карточкасы урынына – электрон уведомление

1 октябрьдән гадәти страховка таныклыгы – “яшел карточка” урынына “Шәхси (персонификацияләнгән) исәп системасында теркәү турындагы уведомление” бирелә.

1 октябрьдән гадәти страховка таныклыгы – “яшел карточка” урынына “Шәхси (персонификацияләнгән) исәп системасында теркәү турындагы уведомление” бирелә.

Уведомлениедә элегрәк страховка таныклыгында күрсәтелгән барлык мәгълүматлар бар. Яңа документны гражданнар беренче тапкыр теркәлгәндә яки искесен югатлканда, исем-шәрифне алмаштырганнан соң, элегрәк бирелгән документта хата булуы ачыкланса, аны яңага алмаштырганда ала.

Шәхси исәп системасында тәүге тапкыр теркәлгәндә уведомлениене кәгазь төрендә Русия пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки эш бирүче аша алырга мөмкин. Электрон уведомлениене Русия пенсия фонды сайтының “Гражданинның шәхси кабинеты”нда яки Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында алырга мөмкин. Ул кәгазь уведомление кебек үк көчкә ия.

Элегрәк бирелгән барлык страховка таныклыклары да гамәлдә кала.


Яңалык чыганагы: http://www.pfrf.ru/press_center~2019/03/


Алия Вахитова фотосы.
Читайте нас: