+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
17 октябрь 2019, 10:51

Радий Хәбиров Русия президенты каршындагы совет утырышында катнашты

Ил төбәкләрендә “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” милли проектларын тормышка ашыру барышы буенча Русия Федерациясе президенты каршындагы стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет президиумы утырышында фикер алыштылар.

Ил төбәкләрендә “Сәламәтлек саклау” һәм “Демография” милли проектларын тормышка ашыру барышы буенча Русия Федерациясе президенты каршындагы стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча совет президиумы утырышында фикер алыштылар. Видеоконференция форматында аны Русия хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев үткәрде. Утырышта Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров та катнашты, дип хәбәр итә БР башлыгының мәгълүмат хезмәте.

-Бу, мөгаен, кешеләр өчен иң мөһим проектлардыр. Монда балалар бакчалары проблемалары да, сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге дә керә, - диде Дмитрий Медведев. Шл ук вакытта ул яслеләрдә өстәмә урыннар булдыру мәсьәләсенең ачык калуын да билгеләде. Шулай, 2019 елда илдә тик 25 мең урын булдырылган. Бу планлы күрсәткечнең өчтән бер өлешеннән дә кимрәк. Тагы бер ярдәм чарасы – ата-аналарга льготалы ипотека да тиешле дәрәҗәдә башкарылмый, дип саный хөкүмәт рәисе. Сәламәтлек саклауда төп мәсьәләләр арасында кешеләрнең инфарктлардан, инсультлардан һәм башка йөрәк-кан тамырлары чирләреннән үлемен дүрттән бер өлешкә кадәр киметү, шулай ук зур булмаган авылларда ФАПлар төзү.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан
Читайте нас: