+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
23 октябрь 2019, 11:28

Радий Хәбиров: Милли проектлар республикада үлемне киметергә ярдәм итәчәк

Башкортстан башлыгы беренче Русия-Израиль медицина форумын ачуда катнашты, дип хәбәр итә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

Башкортстан башлыгы беренче Русия-Израиль медицина форумын ачуда катнашты, дип хәбәр итә БР Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

-Алдынгы дөнья клиникалары белән хезмәттәшлек итү безнең өчен медицина ярдәменең сыйфатын арттыру, тәҗрибә уртаклашу, заманча кадрлар әзерләү планында бик мөһим, - дип билгеләде Радий Хәбиров. – Без дөнья медицинасы уңышларын күзәтеп барабыз, сәламәтлек саклау, медицина фәне тармагына зур акчалар юнәлтәбез. Алга китү өчен киң перспективалар “Сәламәтлек саклау”, “Демография” милли проектлары, республика программалары аркасында булдырыла. Нәтиҗәдә халык үлеменең гомум саны, күп кенә авырулардан үлем очраклары кими.

Республика башлыгы сөйләвенчә, киләсе ел башыннан Республика онкология диспансерының яңа хирургия корпусы эшли башлаячак, бу яман шешкә каршы дәвалауның күләмен һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусын төзү һәм башка корпусларын реконструкцияләү башланды. Бу да югары технологияле медицина ярдәме күләмен арттырырга булышлык итәчәк. Якын арада балалар онкогематология үзәген төзи башлаячаклар.


#национальныепроекты

#нацпроекты

#региональныепроекты

#регпроекты

#нацпроектыБашкортостан

#регпроектыБашкортостан


Яңалык чыганагы: https://resbash.ru/
Читайте нас: