+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
25 октябрь 2019, 07:19

Алексей Кузьмицкий: вәкиллек милли проектларны күзәтү буенча алымнар тәкъдим итте

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең аппараты булдырылучы федераль автоматлаштырылган милли проектларны контрольләү системасы өчен милли проектларны үтәүне күзәтү буенча алымнар эшләгән. Бу турыда вәкаләтле вәкилнең урынбасары Алексей Кузьмицкий РФ Президентының стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Советы Президиумы каршындагы ведомствоара эш төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча белдерде. “Әле берничә федераль структурада милли проектларның аерым күрсәткечләрен үтәү буенча автоматлаштырылган күзәтү системалары бар. Кайсы бер төбәкләрдә дә программа продуктлары бар. Бу хәл милли проектларның үтәлешенең нәтиҗәлелеген тулысынча күрсәтә алмый, мәгълүматлар “Федерация-төбәк-муниципалитет” чылбырында системалаштырылмаган”, - диде Алексей Кузьмицкий. Ул шулай ук: “Милли проектларны үтәү һәм аларның нәтиҗәлелеген контрольләү – барлык дәрәҗә власть өчен дә гомум мәсьәлә, шуңа да финанс яктан тәэмин итүнең планлы һәм фактик күләмен, бюджет һәм бюджет булмаган финанслау чыганакларының чыгымнарын анализлауны, милли проектларның үтәлеше барышын, контроль нокталарны үтәүне күрсәткән күзәтү мәгълүмат системасын булдыру мөһим. Ул ведомствоара хезмәттәшлек режимында максатлы күрсәткечләргә ирешүне контрольләргә, шул мәгълүматлар нигезендә идарә карарлары кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләде. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең аппараты булдырылучы федераль автоматлаштырылган милли проектларны контрольләү системасы өчен милли проектларны үтәүне күзәтү буенча алымнар эшләгән.
Бу турыда вәкаләтле вәкилнең урынбасары Алексей Кузьмицкий РФ Президентының стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча Советы Президиумы каршындагы ведомствоара эш төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча белдерде.
“Әле берничә федераль структурада милли проектларның аерым күрсәткечләрен үтәү буенча автоматлаштырылган күзәтү системалары бар. Кайсы бер төбәкләрдә дә программа продуктлары бар. Бу хәл милли проектларның үтәлешенең нәтиҗәлелеген тулысынча күрсәтә алмый, мәгълүматлар “Федерация-төбәк-муниципалитет” чылбырында системалаштырылмаган”, - диде Алексей Кузьмицкий.
Ул шулай ук: “Милли проектларны үтәү һәм аларның нәтиҗәлелеген контрольләү – барлык дәрәҗә власть өчен дә гомум мәсьәлә, шуңа да финанс яктан тәэмин итүнең планлы һәм фактик күләмен, бюджет һәм бюджет булмаган финанслау чыганакларының чыгымнарын анализлауны, милли проектларның үтәлеше барышын, контроль нокталарны үтәүне күрсәткән күзәтү мәгълүмат системасын булдыру мөһим. Ул ведомствоара хезмәттәшлек режимында максатлы күрсәткечләргә ирешүне контрольләргә, шул мәгълүматлар нигезендә идарә карарлары кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләде.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: