+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
13 ноябрь 2019, 11:05

Рөстәм Моратов төбәкнең федераль программаларда катнашуы йомгаклары турында сөйләде

Аның сүзләренә караганда, республика 21 дәүләт программасында, җиде максатлы федераль программада һәм Федераль адреслы инвестиция программасында катнаша. Төбәктән 119 гариза әзерләнгән, 25,5 млрд сум акча алуга исәп тоталар. Федераль чараларның төп күләме милли проектлар кысаларында җәлеп ителә.

2020 елга республика 35,9 млрд сумга 124 гариза әзерләгән.
Шул ук вакытта берничә гариза федераль дәрәҗәдә хуплау тапты. Шуңа бәйле Рөстәм Моратов, Русиянең башка төбәкләре практикаларын исәпкә алып, финанслауны җәлеп итү буенча бердәм интеграцияләнгән платформа булдыру кирәклеген билгеләде. Аерып алганда, бу функционалны әле булдырылучы Төбәк белән идарә итү үзәге структурасына кертү тәкъдим ителә.
Андрей Назаров БР Хөкүмәте әгъзаларына федераль пограммаларны, милли проектларны тормышка ашыруны аерым контрольгә алырга, гариза документациясен сыйфатлы әзерләү өлешендә эшне көчәйтергә кушты.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://rampa-rb.rbsmi.ru/
Читайте нас: