+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
14 ноябрь 2019, 11:50

Башкортстан Чехия белән товар әйләнешен арттырачак

Башкортстан Республикасы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында 2024 елга кадәр Чехия Республикасы белән товар әйләнешен, шул исәптән, санлы технологияләр һәм малчылык тармагында да хезмәттәшлек булдырып, 10 тапкырга арттырырга ниятли.

Чехия Башкортстан белән тышкы сәүдә әйләнешендә 9,5 млн долларлык күләм белән башлыча химия һәм машина төзелеше продукциясе тармагында 34нче урында тора. “Республикаларыбыз арасында мондый бәләкәй товар әйләнеше – безнең җитешсезлек. 2024 елга аны 10 тапкырга – 90 млн долларга кадәр арттырырга тәкъдим итәм”, - диде Башкортстан Республикасының беренче вице-премьеры Андрей Назаров. Ул сәнәгать, туризм һәм транспорт секторы тармакларында хезмәттәшлек өчен потенциал күрүен билгеләде.
Хезмәттәшлекне киңәйтү турындагы карар Андрей Назаровның Вәкаләтле вәкил Витезслав Пивонько җитәкчелегендә Чехия Республикасы делегациясе белән очрашу барышында кабул ителде. Очрашуда тышкы икътисад мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен хөкүмәтара комиссия статусындагы даими Башкортстан-Чехия эшлекле төркемен булдырырга карар иттеләр.
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#регпроектыБашкортостан
Яңалык һәм фото чыганагы: https://futurerussia.gov.ru
Читайте нас: