+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
14 ноябрь 2019, 12:35

Путинга дәүләт сатып алуларының яртысын Русия җитештерүчеләренә бирергә тәкъдим иткәннәр

Оборона сәнәгате мәсьәләләре буенча вице-премьер Юрий Борисов Русия президенты Владимир Путинга дәүләт заказчыларын товарларның һәм хезмәтләрнең яртысын Русия җитештерүчеләреннән сатып алырга мәҗбүр итәргә тәкъдим итте.

Оборона сәнәгате мәсьәләләре буенча вице-премьер Юрий Борисов Русия президенты Владимир Путинга дәүләт заказчыларын товарларның һәм хезмәтләрнең яртысын Русия җитештерүчеләреннән сатып алырга мәҗбүр итәргә тәкъдим итте. Бу турыда хөкүмәткә якын чыганакларга сылтанып, РБК басмасы хәбәр итә.
Хәбәрчеләр Борисовның үзебездә җитештерелгән продукцияне алга җибәрү өчен берничә чара тәкъдим итүен сөйли. 50 проценттан ким булмаган күләмдә Русия товарларын сатып алудан тыш, вице-премьер дәүләт заказчыларына Русиядән аналоглары булган очракта чит ил продукциясен сатып алуны тыярга тели.
Вице-премьер Путин хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы оборона сәнәгате тармагында милли проектларны тормышка ашырганда Русия продукциясе өлешен арттыру буенча чаралар эшләргә кушты.
#ВладимирПутин
#нацпроекты
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru/
Фото: Рамиль Ситдиков / РИА Новости
Читайте нас: