Русия президенты Владимир Путин һәм аның француз коллегасы Эммануэль Макрон телефон аша сөйләште. Бу хакта РИА "Новости" хәбәр итә.
Сөйләшү барышында Сүриядәге хәл-вакыйгалар турында фикер алышынды, лидерлар Конституция комитеты һәм Сүриядә тулы гуманитар ярдәм оештыру эшенең зур әһәмиятен билгеләп үттеләр. Моннан тыш, Путин Макронга 2018 елның ноябрендә Керченск бугазы районында тоткарланган өч хәрби корабны Украина вәкилләренә тапшыру турында хәбәр итте.
Шулай ук ике ил лидеры "норманд форматында" үткән саммит Минск килешүләрен тизрәк тулысынча тормышка ашыруга ярдәм итәргә тиеш дигән фикергә килде. Путин һәм Макрон Киев тарафыннан Украина эчендәге җайга салуның сәяси аспектлары буенча йөкләмәләрне үтәүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр. Беренче чиратта, сүз Донбассның махсус статусы турындагы законны көченә керү турында бара.
Фото чыганагы: Алексей Дружинин/ РИА «Новости»