+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
21 ноябрь 2019, 10:15

Путин министрлар кабинетының гражданнарның керемнәрен үстерүне тәэмин итү буенча эш нәтиҗәләрен начар дип саный

"Гражданнарның реаль керемнәре урынында тора диярлек ", - диде президент. Мондый фикерне Владимир Путин "Русия чакыра!" инвестиция форумының пленар утырышында белдерде.

"Гражданнарның реаль керемнәре урынында тора диярлек ", - диде президент. Мондый фикерне Владимир Путин "Русия чакыра!" инвестиция форумының пленар утырышында белдерде.
"Икътисадый үсешнең төп күрсәткечләренең берсе, һичшиксез, халыкның реаль керемнәре булып тора ", - диде Владимир Владимирович. Ул бүгенге көндә РФдә хезмәт хаклары кәгазьдә генә түгел, чынлыкта да артуын әйтте. Әмма, аның сүзенә караганда, русиялеләрнең реаль керемнәре "урында тора диярлек". Путин бу хәлне үзгәртергә кушты һәм моны министрлар кабинеты эшенең мөһим юнәлеше дип атады.
Ул шулай ук "гражданнарның тотрыклы һәм озак вакытлы иминлеген үстерү нигезе булып икътисадның динамикалы үсеше, предприятиеләр санын үстерү һәм сыйфатлы эш урыннары булдыру, инфраструктураны баету тора", дип ассызыклады. Шуңа бәйле булган барлык бурычлар да министрлар кабинеты алдына куелган. "Русия Банкы, эшчеләр оешмасы белән берлектә алар гамәлгә ашырылачак", - дип билгеләде Путин.
Дәүләт башлыгы "заманның алдынгы технологияләре, квалификацияләр һәм яңа компетенцияләрне үстерү нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруны ирешергә кирәк ", дип белдерде.
#ВладимирПутин
#РусияЧакыра
#ИнвестицияФорумы
Яңалык чыганагы: https://tass.ru
Фото: Михаил Метцель/ТАСС
Читайте нас: