-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
26 ноябрь 2019, 12:20

Путин Зеленский белән телефоннан корабларны һәм газ проблематикасын тапшыру буенча фикер алышты

Русия Президенты Владимир Путин белән Украина президенты Владимир Зеленский телефон аша, Керчь бугазы районындагы коткыда катнашкан хәрби корабларны Украина ягына тапшыру, шулай ук транзит мәсьәләсен дә кертеп, газ проблематикасы буенча фикер алышты.Бу турыда Кремль мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

“2018 елның ноябрендә Керчь бугазы районындагы коткыда катнашкан өч хәрби корабны тапшыру мәсьәләсе каралды. Шулай ук транзитны дәвам итү һәм Русия газын Украинага турыдан-туры җибәрүне тергезү мәсьәләләре дә җентекләп каралды. Бәйләнешләрне төрле дәрәҗәдә дәвам итү турында килешенде”, - диелә хәбәрдә.
Украина Президенты офисының мәгълүмат хезмәтендә бу мәгълүматны дөрес булуы билгеләнде. “Украина дәүләте башлыгы Русиянең Украина корабларын кире кайтаруының мөһимлеген билгеләде. Шул ук вакытта Владимир Зеленский бу суднолардагы барлык корал, җиһаз һәм документларны да кире кайтару кирәклеген билгеләде.”, - диелә мәгълүмат хезмәте хәбәрендә.
Телефоннан сөйләшү “Парижда 9 декабрьдә планлаштырылган “норманд форматында”саммитны исәпкә алып” Украина ягы инициативасы белән булды.
Украина кризисын көйләү проблемасына багышланган саммит 9 декабрьдә Парижда узачак. Анда РФ президенты Владимир Путин, Украина президенты Владимир Зеленский, Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Франция президенты Эмманюэль Макрон катнашачак.
Мәгълүмат чыганагы: http://tass.ru.
Фото чыганагы: Алексей Дружинин/ РИА Яңалыклар
Читайте нас: