+22 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Рәсми бүлек
28 ноябрь 2019, 11:20

Путин Русиянең төп мегатрассасын ачты

Русия президенты Владимир Путин Мәскәү һәм Санкт-Петербургны тоташтыручы М-11 автомобиль трассасын ачты, дип хәбәр итә РИА Яңалыклар.

Русия президенты Владимир Путин Мәскәү һәм Санкт-Петербургны тоташтыручы М-11 автомобиль трассасын ачты, дип хәбәр итә РИА Яңалыклар.
"Русия тарихында мондый хәлләр әлегә юк иде. Хәзер бар”, - дип билгеләде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренһ караганда, трасса белән горурланырга мөмкин, ул Русия регионнарын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Шулай ук Путин яңа трассаны ял итү, туклану һәм автозаправка станцияләре белән төзекләндерергә кушты, чөнки «барысы да заманча эшләргә тиеш». Аның сүзләренә караганда, юл "Нева" исемен алачак.
М-11 тизйөрешле трасса Мәскәүне Санкт-Петербург белән тоташтыра. Озынлыгы – 669 километр. Юл бәясе 2,1 дән 3,9 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Әлегә трасса буенча хәрәкәт тизлеге сәгатенә 110 километр. Киләчәктә ул сәгатенә 130 километрга кадәр күтәреләчәк.
#ВладимирПутин
#ТөпМегатрассаАчылды
Яңалык чыганагы: https://lenta.ru
Фото авторы: Сергей Гунеев/РИА Яңалыклар.
Читайте нас в